ТРАВМА'ТИК с. 1) Травма белән бәйле, травма нәтиҗәсендә булган. Күптөрле баш яралары һәм сул бот сөяге сынуы аркасында, травматик шок халәтендә ул Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә җибәрелә. Кәеф ничек? 2) Травма ясый торган, травма китереп чыгара торган. Травматик корал алырга теләүчеләрнең 90 проценты – 25 яшь тә тулмаган егет-кызлар. Ватаным Татарстан. Моңа кадәр рөхсәт ителгән травматик һәм газ пистолетлары белән шаяручылар да көннән-көн арта. Татарстан яшьләре |