ТРА'ВМА и. гр. 1) Яралану, пешү, бәрелү кебек тышкы тәэсир нәтиҗәсендә тән тукымасы яки әгъзалар имгәнү, җәрәхәтләнү. Самолётын фашистлар бәреп төшергәч, парашюттан сикереп, җиңелчә травма ала Прищепа. Р.Мөхәммәдиев. 96 килограммлы егет шулай ук пейнтбол, футбол уйнарга да ярата, ә көрәшне травма алу куркынычы булган спорт төре дип саный. Тамаша

2) Берәр тетрәндергеч сәбәп аркасында психикага китерелгән зыян; күңел ярасы. [Хатынның] авыруы, һичшиксез, ниндидер рухи травмадан соң башланган. Г.Әпсәләмов. Алар арасында тумыштан авыру булып туучылар да, ниндидер психик травма кичерүчеләр дә бар. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә