ТРА'ВЕРС и. лат. 1) хәрби Флангтан яки тылдан ачылган дошман утыннан саклану өчен, окоп яки ныгытма кырыйларына өелгән ком, балчык, таш

2) тех. Ярдан елганың уртасына таба сузылган кечерәк дамба

3) спорт Берничә түбәне тоташтырган тау тезмәсе сыртлары буйлап салынган маршрут. Ярыш шартлары буенча, алар берничә этапны үтәргә тиеш булдылар: колга буйлап йөрү, --- багана буенча узу, траверс, текә урыннан төшү һәм башкалар. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә