ТӨЯ’Ү ф. 1. 1) Теге яки бу әйберне берәр транспорт чарасына салу, тутыру. Нәкъ шундый көннәрнең берсендә мине сезнең авылга алма төяргә җибәрделәр. Ф.Яруллин. Ындыр табагында ашлык яна, дәүләткә икмәк төяргә кеше юк. Ф.Садриев

2) Кешеләрне күпләп берәр транспортка утырту. Ноябрь башларында безне, вагоннарга төяп, тагын көнбатышка таба алып киттеләр. Г.Галиев. – Кызлар, утырыгыз машинага, бәрәңге урынына сезне тупырдатып төяп алып кайтам! – дип чакырды. Ш.Янбаев

3) Әйберләрне өсте-өстенә тутыру, күпләп урнаштыру. Алмасыннан, әфлисуныннан, йөземеннән, вареньесыннан әллә никадәр нәрсә алганнан соң, кондитерга кереп, пирожныйлар, коры-сарылар төяде. Г.Исхакый. Чыгып китүләре дә ашык-пошык булды. Аш-су төяделәр дә чыгып тайдылар. М.Насыйбуллин

4) күч. гади с. Күп итеп ашау. Корсагыма чи бәрәңге төягән шикелле [булды]. Ф.Бурнаш

5) күч. Кемгәдер билгеле бер эш, шөгыль, кыенлык һ.б.ш. җибәрү, төшерү. Язмыш барысын да бер кешегә төйи

6) күч. Кемдер төрле эш, кыенлык һ.б.ш.ларны үзенә алу, күтәрү. Борчудан авырайган иңбашларына яңаларын төяп, ул кичке сигезенче яртыларда гына кайтып керде. Ф.Садриев. Бар ачуымны эчемә төяп, мич башына менеп яттым. Х.Камалов. Авылдан болай кара гайбәт төяп чыгып китү килешми. С.Поварисов

Төйи башлау Төяргә тотыну. Теге дышлоларга әллә кемнәр әрле-бирле килеп ашыгып-ашыгып нәрсәләрдер төйи башладылар. С.Җәлал. Ташлытау кодагые кулындагы җәймәсен идәнгә салды да ду күчереп шкафтан савыт-сабаны төйи башлады. М.Мәһдиев

Төйи төшү Тагын да күбрәк төяү

Төяп алу Тиз генә төяү. – Тәк, болай итәбез, – дип, сәгатенә күз төшереп алды Юра, – ун минуттан синең янга «Газель» килеп туктар, төяп алырлар егетләр. К.Кара

Төяп бетерү Ахырына кадәр төяү. [Саламны] төяп бетерәм дигәндә генә, --- җил кузгалды. Н.Әхмәдиев. Миңа: «Кораб иң күбе бер тәүлек тора алыр. Без аны дүрт-биш сәгатьтә төяп бетерербез», – диделәр. М.Юныс

Төяп карау Нәрсәнең дә булса сыйдырышлылыгын сынау өчен төяү. Төяп карасаң, бер олауга гына сыеп та бетмәс иде бу кадәр уй. Г.Рәхим

Төяп кую Алдан төялгән хәлгә китерү; тиз арада төяү. Атларны ял иттерәсе, йөкләрне төяп куясы бар. С.Зыялы. Егетләрнең кәефле вакытларыннан файда күреп калырга ашыга: – Ягез әле, хуҗабыз килеп җиткәнче, менә бу мебельне машинага төяп куйыйк әле, алтыннарым! Т.Галиуллин

Төяп тору Әле, сөйләү моментында төяү; даими, һәрвакыт төяү. Бабайлар балчыкны носилкага төяп тора, без аны өскә ташыйбыз. Идел

Төяп яту сөйл. Төяү процессында булырга. Әхәт абый белән аның иптәшләре, андагы кечерәк кенә агач өйне сүтеп, арбаларга төяп яталар. Л.Гыйззәтуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә