ТӨЯНҮ ф. 1) кайт. юн. к. төяү. Иртәнге поезд берлән Шәмси үзе корзиналар, чемоданнар, мендәрләр төянеп, Мустамаки станциясенә килеп төш[теләр]. Г.Исхакый 2) к. төялү (2 мәгъ.). Бер извозчикка әйберләр төянеп, икенчесенә яшь хатын утырды. Ш.Камал. Без ашыгып-кабаланып төянергә тотындык. Н.Фәттах 3) Берәр җиргә күченү максаты белән, барлык әйберләрне нәрсәгә дә булса төяп юлга чыгу. Алар төянеп чыгып киткәндә, ярты авыл елады. М.Мәһдиев. Апалар төянеп Себердән кайтты әнә, бөтенләйгә, өч бала белән. Н.Гыйматдинова Төянә башлау Төянергә тотыну Төянеп бетү Барысы да, берсе дә калмастан төянү Төянеп тору Әле, сөйләү моментында төянү Төянеп яту сөйл. к. төянеп тору |