ТӨЯЛҮ ф. 1) төш. юн. к. төяү. Эшелонга --- җыйнаграк келәт чаклы ящиклар, машиналар, йөз төрле станоклар төялгән. М.Хәсәнов. Байкучатов белән Янбулатов туплар гына төялгән --- лафет өстенә утырдылар. Т.Әйди. Әйберләр машинага төялгән иде инде. К.Тимбикова 2) Нинди дә булса транспортка күпләп утыру. Алар өч машинага төялеп, урманга менеп киттеләр. Ф.Яруллин. Мөршидә апа безне оештырып бетергәч, ике машинага төялеп, шагыйрь авылына юл тоттык. М.Мәһдиев 3) диал. к. төянү (3 мәгъ.). Шуннан соң Салам-Торханнар тегеннән төялеп чыктылар кыз белән. Әкият. Хәсән бер кәрзин, бер чемодан һәм урын-җирләрен төреп салган төргәге белән бер «барабыз»га төялеп китте. Ф.Әмирхан. Мирза агай, әле сезнең торыр җирегез дә юктыр, әнә минем түрдәге зур өйгә бүген төялеп килегез ---. Ф.Халиди 4) күч. Кемгәдер билгеле бер эш, шөгыль, кыенлык һ.б.ш. туры килү, төшү; ябырылу. Утрауда булган бар яманлык, бар явызлык сезнең өскә төяләчәк хәзер. М.Насыйбуллин Төялә башлау Төялергә тотыну. Ул да түгел, дусларым, артымнан күренеп, бераз читтәрәк торган өр-яңа «Жигули»гә төялә башладылар. Ф.Яхин Төялеп бетү Барысы да, берсе дә калмыйча төялү. Башка олаулар төялеп бетмәгән иде әле. Г.Әпсәләмов. Бер чүмәлә печәнне чана өстенә ыргыту яшьтәшләр өчен уен гына иде. Сәгать тә үтмәде, йөк төялеп бетте. Н.Әхмәдиев. Бер сәгать дигәндә, машина төялеп бетте. Ф.Садриев Төялеп тору Әле, сөйләү моментында төялү; төялгән хәлдә тукталып тору Төялеп яту сөйл. Төялү процессында булу. Машиналарга капчык, сәнәк, балта, чалгы, пычкы күтәргән ирләр төялеп ята. М.Мәһдиев |