ТӨЯК и. 1) иск. Шәһәр, бистә. Бетеп, вәйран булып, мәгъмүр төякләр. Җир астында тезелде ку сөякләр. Дәрдемәнд. Хәзер инде бөрҗәннәр төягендә, изге Бөрҗән уты храмы тирәсендә нинди чир купканын җентекләбрәк белергә дә мөмкинлек булды. Б.Рафиков

2) иск. Аерым яшьтәге, җенестәге атлар өчен бүленгән көтүлек. Айгыр әйләнер-әйләнер дә үз төяген табар. Мәкаль // Гомумән, кемгә дә булса билгеләнгән җир, кишәрлек

3) күч. Туган җир, Ватан; күнегелгән тирәлек; сыеныр урын, торыр урын. --- җан дуслар очрашуларны, бәйрәм табыннарын Басыйр Бариевичның туган төягенә – Идел буендагы авылга күчерделәр. А.Гыйләҗев. Вәлетдиннәрнең иңе-буе бер колач кына өйләре – безнең төп төягебез ул. М.Кәрим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә