ТӨЯГЕЧ и. 1. Йөкне күтәрә, төшерә, кыска арага күчерә торган җайланма, машина; русчасы: погрузчик. Мөбәйнә төягеч чүмеченә беренче булып үзе бодай ыргытты. М.Хөсәен. Беренче суыклар башланганчы, кар төшкәнче дип, нефтьчеләр, бик авырлык белән генә, утрауга төягече, сәнәге, арбасы булган «Беларусь» тракторын китерделәр. Я.Шәфыйков

2. с. мәгъ. Берәр нәрсә төяү өчен хезмәт итә торган, төяү өчен махсус ясалган. Иң алдан орлык төягеч машиналар үтте. И.Салахов. Хәзерге вакытта биредә бульдозер юлга түшәү өчен туфрак эттерә, төягеч трактор туфракны ике «КамАЗ» автомобиленә төяп тора. Кайбыч таңнары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә