ТӨЮ II ф. диал. 1) Төенләү, төен итеп бәйләү. [Гөлшаһидә] чем кара толымнарын биек итеп артка төеп куйган. Г.Әпсәләмов 2) Йомарлау, төйнәү. [Шәймәрдән] йодрыгын төя-төя, арты белән ишеккә юнәлде. К.Нәҗми. Хәзрәт вәгъдә иткән ун ел, әллә нинди җанлы сурәткә кереп, Галимҗанга йодрык төя, теш ыржайта, тел чыгарып күрсәтә кебек. С.Поварисов Төеп кую Төелгән хәлгә китерү. Чем кара чәче шома итеп артка таралган, калын толымнары урап төеп куелган. Г.Әпсәләмов. Чемоданнан үзе теккән озын юбкасын тартып чыгарды, җиң очлары челтәрле кофта киде, баш артына тыгызлап төеп куйган сары чәчен сүтеп, тарап, иңнәренә салды, сөрмә тартты. М.Маликова Төя бирү Бернигә дә карамыйча төюне дәвам итү |