ТӨЮ I ф. 1) Төйгеч, тукмак, чүкеч кебек берәр каты нәрсә белән суккалый-суккалый, кат-кат бәреп ваклау, йомшарту, кабыгын төшерү, порошокка әйләндерү һ.б. Ибрай һушын җуя язды. Йөрәге дөп-дөп типте. Аның урынында кемдер киледә кисап белән тары төямени! М.Насыйбуллин. Шул шул! Киледә су төергә яратабыз... М.Хәсәнов 2) Берәр каты нәрсә белән баскалап тыгызлау; тыгызлап тутыру. Алып кайткан азыкны әти-әни боларның авызларына төя-төя дә, шыррр дип кычкырып, яңадан китеп бара. И.Гази. Анда [чемоданда] елкылдап торган кеш тиреләре төеп тутырылган иде. М.Юныс 3) күч. Бер урынга, бер төшкә еш-еш, кат-кат сугу, төйгечләү. Үз-үземне белештерми, аның күкрәген төергә тотындым. Ф.Яруллин. Нурсөя мендәр төя-төя елады. Н.Гыйматдинова 4) күч. Кыйнау, тукмау. Ә Урхан-Енисәй төркиләре аларны [кытайлыларны] күп тапкырлар төйгәннәр, акылга утырткалап торганнар. Р.Сибат 5) күч. гади с. Күп итеп, туктамый ашау. Безнең белән бер вагонда юл буе тавык итен төеп килгән кеше дә көрәшкә чыккан. Ф.Хөсни. Фәләх, сөмсезләнеп, бәрәңге төя. А.Хәлим 6) күч. Кат-кат, кабат-кабат сөйләү, аңлату. Әйтәсе сүзен, фикерен тыңлаучының миенә төя-төя тутыра. Т.Миңнуллин Төеп алу Тиз генә төю. Хатыны арка үзәген дөп-дөп төеп алгач, ниһаять, ул кабымнарын йотып җибәрде. А.Хәлим. – Дөрес, яшьти! – дип, йодрыгы белән каты гына итеп өстәл төеп алды. А.Әхмәтгалиева Төеп бетерү Ахырга кадәр төю. Нәфисә тарысын төеп бетергәч, аны җилпучка бушатып, җилгәрергә үк тотынды. Йолдыз Төеп кую Тиз арада төелгән хәлгә китерү; алдан төеп әзерләү. Төеп куйган шомырт оннары, койган балан һәм миләш каклары аның келәтендә бервакытта да өзелмәде. Ә.Фәйзи. Мин Исламетдиннән берәр көянтә балчык сорап алып килермен, акбурны төеп куярмын, Нурия күп итеп су ташыр. Г.Якупова Төеп ташлау Тиз генә, тиз арада, аннан-моннан төю Төеп тору Һәрвакыт, даими төю; әле, хәзерге вакытта төю. Патша килгәндә, кыз киледә тары төеп тора икән. Әкият. Татарны талаган өчен, бер башкорт милләтчесен дә төрмәгә утыртмадылар бит, ә империянең шушы гаепләрен санаган өчен, татарларның гел башын төеп торалар. Әдипләр Төя башлау Төергә тотыну. Миләүшә йодрыгы белән машинаның тәрәзәләрен төя башлады. Ф.Яруллин. Тегесе ачуы килгәндә генә бармак белән өстәл төя башлый иде. Т.Миңнуллин Төя бирү Бернигә дә карамыйча төюне дәвам итү Төя төшү Бераз төю; тагын да ныграк төю. – Төя төшәсең калган, монда әле бәрәңгенең кыстыбый тышын тишеп чыгарлык төерләре бар, – диде кайнанасы ачу белән. Яңарыш |