ТӨШЧЕК и. 1) Кечкенә төш (III) 2) биол. Үсемлек һәм хайван күзәнәкләренең төшләрендәге (III) шарсыман кечкенә тәнчек; күзәнәк төше; русчасы: ядрышко. Төштә еш кына 1 – 2 төшчек була. Гомуми биология. Цитоплазмада зур булмаган тыгыз тәнчек – төш урнашкан, төш эчендә төшчекне күрергә мөмкин. Биология |