ТӨШҮ ф. 1. 1) Югарыдан түбәнгә таба хәрәкәт итү. Коля белән Петя шахтага төштеләр. Н.Әхмәдиев. Урусов аптырап беренче катка төште. Ф.Садриев. Ул кесә фонарен кабызды да, ватык кирпеч өеме аша сак кына үтеп, сайрак чокыр төбенә төште. Ф.Галиев

2) Берәр җирнең үзеннән түбәнрәк торган ягына таба бару, китү, килү. Әйдәгез, түбән урамга төшик әле, барысын да аңларсыз. М.Мәһдиев. Соң бит ул үзе дә, аны эзләп, авыл очына төшкән иде ---. Р.Сибат

3) Берәр нәрсә өстендәге, югарыдагы урынын калдырып, җиргә, аска күчү. Ул, манарадан төшеп, Самат ханның каршына килде ---. Әкият. Карт түбәдән төшеп китә, үзәнлекләрдән уза, иген басуларын буразна буйлап кисеп чыга, шулай итеп әллә никадәр җир әйләнеп, күп вакытта авылның икенче очыннан кайтып керә. Ә.Еники

4) Транспорттан чыгу. Трамвайларның ишекләре ачылды, ир-егетләр төште. М.Маликова. Заһидулла судан чыкты, Әхмәдулла көймәдән төште. Р.Сибат

5) Су агымы уңаена хәрәкәт итү, берәр җиргә бару. Кем бу? Нинди язмыш аны бу тирәләргә китереп ташлаган? --- Бәлки, ирек-азатлык өмет итеп, --- сал-бүрәнәгә ябышып елга буйлап йөзеп төшкәндер? М.Хәсәнов. Чынлап та, нәкъ аларга турылап, югарыдан тизйөрешле «Метеор» төшеп килә иде. Р.Мөхәммәдиев

6) Өстән аска таба ыргылу. Бер менеп, тагын уктай төшеп, Балык аулый җитез акчарлак. Ш.Мөдәррис

7) Хәрәкәтен югарыдан түбәнгә юнәлтү. Аяз көннәрдә кояш, --- Гатият тавы өстеннән тәгәрәп төшеп, --- бөтенләй юкка чыга. Н.Әхмәдиев. Кояш көнбатыштагы урман артына янтаеп төште. Ә.Гаффар

8) Тигезлеген, тотрыклылыгын югалтып егылу, аву. Ул бер селтәнү белән гәүдәсен өскә ыргытып, чалкан төшкән Сәеткә менеп атланды ---. Ф.Латыйфи. Алгарак ятып бар, ермаклар аркылы сикергәндә, ялга ныграк ябыш, төшеп калма. М.Гали

9) Очып килеп үзеннән түбәнрәк булган берәр нәрсәгә куну; очып килеп җиргә утыру. Безнең авыл янында гына --- күл бар. ---. Шунда ялга төшәләр иде киек казлар. М.Хәсәнов. Шулчак каракош очып төшә дә аның кулъяулыгын чукып алып китә. Р.Сибат

10) Ыргытылган, атылган нәрсә очып килеп кайда да булса бәрелү; берәр урынга туры килү. Ул арада немецлар --- граната томырдылар. Беренчесе читкәрәк төште. М.Маликова

11) Нәрсә дә булса авырлыгы нәтиҗәсендә аска таба юнәлү. [Яфрак] Һавага чөйгән вакытта [Гаязның] кесәсеннән пәкесе белән тарагы җиргә төште. М.Әмир. Әле үзе ялгыш җиргә төшкән алманы эләктереп, туп урынына авызына кабып уйнап та йөргән була. Р.Сибат

12) Коелу, сибелү, чәчелү; түгелү. Яхшы җиргә төшкән орлык гөл була. Н.Исәнбәт // Җиргә коелу, яву. Ул чакта хәзерге кебек көз ахыры иде. Кар төшмәгән әле төшүен, ә салкын җилләр исә. Ф.Галиев. Кинәт боз ява башлады. Салкын бөртекләр Гази атлый торган каткан җир өстенә төшәләр ---. М.Хәсәнов. Ел буена Ньясага ике мең миллиметрдан артык яңгыр суы төшә. А.Муранов // Таму, агу. Рәмилә --- үзе бала өстенә иелеп утырган, ике битеннән күз яшьләре агып төшкән. Х.Камалов

13) Нәрсә дә булса үз урыныннан кубу, аерылып чыгу. [Рашатның] --- уң яктан ике тешенең төшкәнлеге күренә. Ф.Садриев. Локман да: «Сәхия кызым, күлмәгеңнең төймәсе төшкән икән, кайту белән тагып куй», – дигән сүзләрдән акыллырак сүз таба алмады. Ф.Яруллин. Чиләкнең колагы төшү. Тырнак төшү

14) Билгеле бер якка тәбәнәкләнү, түбәнәю, авышу; иңү. Көнчыгыштан күл кырыена тикле, сөзәкләнеп, урманлы Кух сыртлары төшеп тора. А.Муранов

15) Аска таба, түбән таба салыну; сәлперәю. Бакчамдагы алсу гөлләр Сусыз төшкәннәр шиңеп. М.Җәлил. Газинең телефон трубкасын тоткан хәлсез кулы күкрәгенә шуып төште. М.Хәсәнов

16) Үз урыныннан кубып аска таба күчү, аскарак шуышу. [Малай] шуып төшәргә торган чалбарны ике кулы белән күтәреп тора. Һ.Такташ. Нинди биекләр алар: итәкләрендә торып, түбәләренә карасаң, башыңнан түбәтәең төшеп китәр. Д.Аппакова

17) Нәрсәнеңдер сүтелеп, таралып, бер турыга кадәр салынып, асылынып торуы. Дулкынланып иңбашына төшкән аксыл чәчләре --- белән ул әллә каян ук балкып күренә. Ә.Еники. Гөлүсә --- ара-тирә күкрәгенә төшкән авыр толымнарын артка чөеп ала. М.Хәсәнов. [Ваһапның] өстендә тезенә кадәр төшеп тора торган киндер күлмәк. Ә.Фәйзи // Махсус көйләнгән каплавыч, япма, пәрдә аска таба шудырылу. [Сәхнәдә] пәрдә тагын төште, тагын күтәрелде. К.Нәҗми. Арбаның брезенты салынып төшкән ягыннан Мансур Ибраһимовичның ботинкалары күренә. Х.Ширмән

18) Дәвамлы рәвештә яки беркадәр вакыт кемнең яки нәрсәнең дә булса өстендә булу; өзеклек булу, кимеп тору. Табыннан колбаса, сыр төшмәде, һәр кич итле ризык пешә торган булды. М.Маликова. Менә ничә көн инде иртәдән кичкә кадәр кулыннан төшмәгән балтасына карап куйды ул. Р.Мөхәммәдиев

19) Ярамаган җиргә керү, ябырылу. [Атны] ераграк куып җибәр инде. Игенгә төшә күрмәсен. М.Фәйзи. Гайниянең --- иң кадерле җимешенә корт төшүе беленәчәк бит. Н.Әхмәдиев

20) Тулысынча каплап алу, биләп алу; иңү. Урамга чыксам, тәмам караңгы төшкән. Ә.Еники. Туйганчы балык ашап, уха чөмереп утырганда, кичке салкын төште. Р.Сибат

21) Берәр нәрсәнең өслегенә туры килү, турысына иңү, өлешчә каплау. Абзар ярыгыннан кергән зәгыйфь яктылык печән өстендә таралып йоклап ятучы Зөһрәгә төшкән. Ф.Яруллин. Өстәлдәге эскизларга күләгә төшкәч, Морат башын күтәрде. М.Маликова

22) Сыланучан яки сибелүчән матдәләр нинди дә булса өслеккә йогу, таралу. Ул әле һаман пудыр ягынып бетерә алмый, пудыр ямьсез төште дип, яңадан битен юып ята. Г.Камал // Берәр өслеккә матурлык өчен ясалган, бизәлгән булу. --- басу уртасында --- зәңгәр кыр чәчәкләре күргәч, Сәбиләнең зәңгәр бизәкләр төшкән яшел күлмәге чагылып киткәндәй булды. Р.Вәлиев. Ишек ачылуга, эре роза чәчәкләре төшкән халат кигән ап-ак чәчле Юлия Борисовна --- ярыктан карады. М.Хәбибуллин // Нинди дә булса өслеккә ясалган берәр тәэсирдән барлыкка килү, хасил булу, ясалу. Тамганы да бер сугуда салырга кирәк: тамга ачык, туры булып, бүрәнә башының өске кырыена, билгеле бер урынга төшсен. Г.Әпсәләмов. Кышлар җитсә, куян эзе төшә кырга, Ап-ак булып яр буенда тал бәсләнә. З.Мансур

23) Фотоаппарат, видеокамера һ.б.ш.лар ярдәмендә ясалган язмада, кәгазьдә, плёнкада һ.б.ш.да кемнең яки нәрсәнең дә булса сурәте чагылу, эзе калу; шулар белән ясала торган язманың объекты булу. Хөсәен [кинога] бик яхшы төшкән дип, күп сөйләделәр ул чакта. Г.Әпсәләмов. Икәү бергә төшкән фоторәсем дә җибәргән идем үзегезгә. Р.Мөхәммәдиев

24) Берәр нәрсәнең өслеген каплау; берәр нәрсәнең өслегендә элпә сыман матдә хасил итү. Төнге җил йоклагач, пар, тиз арып, такталарга бәс булып төшә. Ә.Баян. Таң белән, ач бүредәй, шыкраеп кырау төште. Р.Сибат // Кеше тәнендә, үсемлек яфракларында һ.б. төрле өслекләрдә авыру билгеләре яки башка төрле үзгәрешләр барлыкка килү. Бер елны да аның уңышы зарарланмады, кыярына шадра тап төшмәде, елдан-ел әмәлен күбәйтә барып, ул үз эшенең остасына әйләнде. А.Гыйләҗев. Нәркиснең битен язгы җил ашаган, борын очына асылташ тузаны кебек ике-өч бөртек вак сипкел төшкән. М.Мәһдиев

25) Нинди дә булса авыру йогу. Йөзләремнең нуры бетте, сары төште, Әҗәлнең вакытлары килеп җитте, ---. Мөнәҗәт. Кечкенәләрнең берсенә ютәл төшкән, икенчесенә – томау. А.Гыйләҗев. Җавап Руфинәгә ошады. – Кара син шаянны! – диде ул көлә-көлә. – Әгәр томау төшсә? Ф.Садриев

26) Кая да булса яшерен, рөхсәтсез керү. Аннары язучы Габделбәрнең ертлач карунлыгы белән шулкадәр мавыгып китә ки, иң ахырда, инде җәзасын алгач та, аңардан бакчага төшкән малайны мылтыктан аттыра ---! Х.Сарьян

27) Берәр җиргә сыеклык җыелу; үтеп керү. Ана сөте һәрнәрсәгә шифалы шул. Нишләп Рәмиләгә һаман сөт төшми икән? Х.Камалов. Ул да түгел, бакчадагы бәрәңге базына язгы су төшкән булып чыкты. Р.Мөхәммәдиев // Берәр әгъзаны кан басу. Көне буена тук та тук килеп, кулбашларыңа кан төшә, уч төпләре беләүләнеп ката. З.Хөснияр. Еш кына тәнгә бетчәләр чыгу һәм күзгә кан төшү күзәтелә. Сәламәт булыйк!

28) Нинди дә булса массадан билгеле бер нәрсә хасил булу, барлыкка килү; ясалу. Шулай була бит ул: сөт өстен туглыйсың-туглыйсың, май төшми, аннары, туглый торгач, болгаткыч белән ничектер бер китереп бәрсәң – сөт өсте куера да китә. Х.Ширмән

29) Даими рәвештә эшли, үз функциясен үти башлау; барлыкка килү, ясалу. Кар яуды, чана юлы төште. М.Гафури. Хәйдәргә хат язып салды: «Чыгарсалар, кая барыйм? Әллә Актанышка пароход юлы төшкәнне төрмәдә көтимме?» Г.Әдһәмова // Билгеле бер транспорт чарасына юл ачылу. Яз тәмам җитеп, пароходлар да төште. Ф.Әмирхан. Шулай көлә-көлә, ишеккә җиткәч, кире борылды да --- җырчы Сәхипкә килеп әйтте: – Син әзерлән. Арба төшү белән китәрбез. Минем атай бик чакырып яза. Г.Ибраһимов

30) Билгеле бер сезонлы эшкә керешү, тотыну. Бездә инде күптән уракка төштеләр. Н.Фәттах. [Колхоз идарәсендә] бухгалтер һәм кассирдан башка кеше юк иде, бүген печәнгә төшкәннәр икән. М.Мәһдиев. Ай-һай. Тырмага бер төшеп китсәк, тиз генә булыр микән ул иркен вакыт... Н.Әхмәдиев // Берәр нәрсә эшләргә чыгу. Прәнниге кибетнеке, Ипи үзебезнеке; Ничә төшеп биесәк тә, Тәпи үзебезнеке. Җыр. Китә күңел ачу, китә кара-каршы төшеп, ду китереп биешүләр. М.Хәсәнов

31) иск. Элекке мәдрәсәдә берәр яңа дәресне, фәнне үзләштерергә керешү, яңа китапны укый башлау. [Хәзрәт] кулыма бер китап биреп: «Менә бүген фарсы теленә төшәсең», – дип, шул китаптан сабак бирде. М.Гафури. [Хәйдәр], үзе дә сизмәстән, бөтенләй рус теленә төште. Г.Ибраһимов

32) Кая да булса бару өчен җае чыгу. Дамир каникулга кайтышлый Белоретта тукталгалады, Изолина да, Уфага юл төшкән саен, Дамирны күргәләде. С.Шәрипов // Кемгәдер комачау итү яки, киресенчә, аның җаена тору; ярарга тырышу. Шул ук көнне, сагалап торып, Гөлүсәнең юлына аркылы төшә бу ---. Ф.Яруллин. Генералга охшаган карт хәрби, як-ягында бер артына, бер алдына төшеп юргалап торган ике яшь офицер да бар. М.Хәсәнов // Берәр нәрсә эченә, арасына керү, чуму, бату. Мин, һичкемгә сиздермичә, төркемнән аерылдым да, ике бакча арасындагы тар сукмакка төшеп, өйгә кайтып киттем. К.Миңлебаев

33) Хәрәкәт иткәндә төп юлыннан, кабул ителгән юнәлештән читкә чыгу, күчү, тайпылу. Вагон рельстан төшкән, аны күтәрергә кирәк. И.Гази. Атының, каршы килүче йөкле ямщикларга юл бирү өчен, кырыйга төшеп батуы гына аның уйларын бүлдерде. М.Гали

34) Берәр нияткә, фикергә, уйга килү. 1905 ел революциясеннән соң Г.Камал рәсми рәвештә газета чыгару фикеренә төшә. М.Гали. Һәр ике йорт, зур туй кылып, [кызны] кайнаталар йортына озату чараларын күрү уена төштеләр. Г.Ибраһимов

35) Берәр нәрсә эшләргә теләк туу. Сызылган таң яктысында күзләргә йокы төшсә дә, алар йомылмадылар. А.Алиш

36) Кемгә яки нәрсәгә дә булса билгеле бер карашта булу; үз мөнәсәбәтеңне белдерү. – Һәркемнең кайгысы да, шатлыгы да үзе белән, – дип, Нурисламның ниндидер киная салган сүзләренә каршы төште Ихтыяр. Р.Вәлиев. Мин «барма!» диярмен, ә син «юлыма абый гына аркылы төште» дип, гомерең буе миңа рәнҗерсең. Ф.Садриев

37) Кемнең дә булса өлешенә туры килү. Әгәр илгә таратсаң бер хәзинә, Бер акчадан төшәр һәр ай беренә. Дәрдемәнд. Татар совет музыкасындагы куәтнең күп өлеше танылган композиторыбыз С.Сәйдәшев өстенә төшә. М.Җәлил

38) Нәрсәнең дә булса аерым өлешенә гадәттәгедән күбрәк туры килү. Күтәрелүче басым төшкән сузыкны аһәңлерәк яңгыратыр өчен, сузыбрак та укырга була ---. Р.Абдуллина

39) Каян да булса килеп бер җиргә туктау, урнашу. Әле көндез генә Әхмәтзариф абзыйларга өч кыз квартирага төшкән иде ---. М.Мәһдиев. [Изолина] әллә ни ахирәтлеге булмаса да, фатирга Рәйфәләргә төште ---. С.Шәрипов. Авылга кайткач, кемгә төшү, кайда тукталу хәл ителмәгән иде әле. Р.Мөхәммәдиев // Кияү йортына күчеп килү. Мин бит шушы йортка килен булып төштем. Ә.Еники. Нәрсә булган, ни булган? Мәш килә бөтен урам. Чистарта һәркем өен: Төшәчәк икән килен. Ф.Яруллин // Кәләш йортына килү. Шул арада бай хатыны Ярлыәхмәтне чакырып алып: – Бар, улым, урманга барып, утын алып кайт, – ди. – Иртәгә кияү төшәсе, мунча ягарга кирәк кияү килүгә, – ди. Әкият

40) Вакытыннан алда туу, йөклелек өзелү. Сөембикәнең баласы төшүен ул көнне Иректән яшергән булып чыкты врач. Ф.Садриев. Анда унтугыз көн дәваланып кайтса да, озак яши алмый әниләре, сигез айлык баласы төшү газаплары аны бу якты дөньядан мәңгегә алып китә. Т.Нәҗмиев

41) Арзанаю, кимү, очсызлану. Шәһәрдә --- товар бәясе төшә, дип сөйләгәннәр иде. Дөресме? А.Шамов. Шулай, франк төшә. Әйбер бәясе күтәрелә. Г.Гали // сир. Берәр әйбернең бәясен, хакын киметү, арзанайту; бәяне чигерү. «Аласызмы? – диде малай. – Алсагыз – азрак төшәм». Андрей көлеп җибәрде: «Бәясен әйтмәдең бит әле син, төшәргә». Г.Минский

42) Ниндидер сәбәптән текстның аерым өлеше укылмый, язылмый, сөйләнелми калу. Яздыгызмы? Хәзер карыйм. Бер хәрефе төшеп калган. Г.Гобәй

43) Берәр исемлектән алыну, теркәлгән җирдән рәсми беркетелүне гамәлдән чыгару. Инсия --- тору урынын алыштырды, пропискадан төште. Ә.Моталлапов. Аңлыйсы-нитәсе юк, мин инде пропискадан төшү турында да сөйләштем авылда. Сөембикә

44) Берәр сулыкка кою, тоташу. Агыйдел урманнар, таулар, калалар ашасыннан бара да Әчтерхан диңгезенә төшә. Г.Ибраһимов. Аннан агып яткан пычрак су Кондырча елгасына төшә. Туган як

45) күч. Берәр нәрсә китереп бәрү, сугу. Яңагына әнисенең кытыршы кулы килеп төшкәч, Миләүшә өнсез калды. Ф.Яруллин. Тукмактай йодрык төшүдән егет чайкалып китте һәм җиргә егылды. Ә.Сафиуллин

46) күч. Кемгә яки нәрсәгә дә булса мөнәсәбәтле булу. Бу төче сүзләрнең иң зур өлеше соңгы вакытта Нәсимә адресына төшә. К.Нәҗми

47) күч. Берәр ихтыяҗ туу, эш чыгу, кирәк булу. Тартакиев --- өлкән инспектор янына керде. Бусы – элекке таныш. Бер-берсенә эшләре төшкәне бар. Х.Камалов. Гидростройга барсагыз, борып җибәрмиләр инде. Үзләренең дә сезгә йомышлары төшә бит... Р.Вәлиев

48) күч. Билгеле бер тарлыкка кереп эләгү; тотылу, кабу. Атасы-анасы белә микән? Балалары төшә тобага. Җыр. Бер персонаж урыс гаскәрләре камалышында калучыларны «капкынга төшкән бүре» белән тиңли. Х.Миңнегулов

49) күч. Юнәлеш килешендәге исемнәрдән соң килеп, шул исем белдергән хәлгә дучар булуны аңлата. Яралы атларны, мантымас хәлгә төшкәнче, өләшү дөрес, әлбәттә. М.Хуҗин. Морза, тархан Җидәннең буыны шушы мескенлеккә, бөлгенлеккә төшсен әле?! Р.Сибат // Авыр хәлгә юлыгу; ниндидер бер кыен рухи халәткә дучар булу, юлыгу, тару. Кияү җегетенең мондый хурлыкка төшүен күтәреп калу ярамый гуй, дип коткы салдылар. Г.Ибраһимов. Дөнья катлаулы, кеше башына әллә нинди хәлләр килә. Мин дә менә мондый хәлгә төшәрмен дип гомер уйламаган идем. М.Маликова

50) күч. Идарә иерархиясендә югары органнардан түбәндәге оешмаларга җибәрелү, тапшырылу, бирелү (язу, директива һ.б.ш. тур.). – Бүтән елларда яраган штат нигә быел гына кыскартыла? --- Берсе өскә төртеп күрсәтте, ягъни, аннан әмер төшкәч, без нишли алабыз? Х.Камалов. Югарыдан төшкән әмергә гомумән тел-теш тидерә торган гадәте юк иде аның. Р.Мөхәммәдиев

51) күч. Дәвамлы эш-шөгыльнең объекты булудан туктау. Өр-яңа өс-баш белән суга сикермәгән булса югыйсә, бүген чиста мунчага Мәсрурәсе белән аны җибәрергә тиеш булганнар. Күпме кирәк соң күздән төшү өчен! Ф.Хөсни. Чишмә һәр елны чистартылып тора. Авыл осталары аның өстен япкан, улаклар куеп бизәп җибәргән. Өченче чишмә игътибардан төшеп калган. Ул чистартылмый. Ф.Гарипова // Берәр нәрсәнең, эшнең объекты булу; керү, эләгү. Егет белән кыз тагын яман телгә төшәләр: әллә кем күргән имеш, Фатихә һәр көн кич, тәрәзә ачып, үзенең сөйгән егетен янына кертә имеш. Г.Ибраһимов

52) күч. Берәр кешене яки нәрсәне үзенең объекты итеп алу. Заһид Рәхмәтуллович ул күрсәткәннәрнең ачуын Ләлә ханымнан алды, алып бетермәгән өлеше үзенең кул астында эшләүчеләргә төште. Ф.Садриев. Әнием карт, өебез шәп, атым-сыерым, кәҗә-сарыгым бар, кенәгәдә байтак акча ята, умарта асрыйбыз – өйләнергә иде, ди. Гомумән, сиңа күзе төшкән. С.Шәрипов

53) күч. Кемнең дә булса яман теләгенә дучар булу. Әмма каһәр төшкән бу портрет, уйламаска тырышкан саен, күз алдына ешрак килде. Ф.Яруллин. Каргыш төшми калмый шул ул. Гомере буе кешегә яла якты. Ә.Галиев. Никадәрле кайгы-хәсрәтләр, чиксез югалтулар китерде безгә бу ләгънәт төшкән сугыш! М.Хәсәнов // теләк ф. форм. төшкере. Ләгънәт, рәхмәт, каһәр һ.б.ш. сүзләр белән килеп, шатлану яки тиргәү, каргау кебек хисләрне белдерә. Бар карап торганнары – абзардагы буаз сыер да өч баш сарык. Икесе бәрәнләде, өченчесе, рәхмәт төшкере мал, кысыр бугай ---. Н.Әхмәдиев. Надзиратель мине коридор буенча ишегалдына алып чыгып китте. Әллә инде камерага кайтара? Юк, ләгънәт төшкере, икенче якка борды. И.Салахов

54) күч. Билгеле бер эшнең яки шөгыльнең кемнең дә булса вазифасына әйләнүе, аның бурычы булып саналу. Югыйсә ишеткән иде: взвод саен берәр яшь солдат өлешенә төшә икән җыештыру. С.Шәрипов. Бу эш барысыннан да күбрәк кооперативта сакчы булып эшләүче Серый кушаматлы Сергей Храмм җилкәсенә төште. Ә.Сафиуллин // Билгеле бер кеше өстенә йөкләтелү, салыну, билгеләнү, алыну. Мулла абзый үзе түләсен, аңа төшкән налог ич ул! А.Шамов. Алпавыт урманында чикләвек ашап йөргән өчен, авылга штраф төшәчәк. Ә.Фәйзи // Кемнең дә булса язмышына туры килү. --- Гражданнар сугышыннан әйләнеп кайткач, Павел Иванович үзенең башына яңа зур хәсрәт төшкәнлеген белде: улы белән хатыны һәлак булганнар. Г.Әпсәләмов. Гадил айнып киткәндәй булган иде, чөнки башка берәүнең урынын алганын, башка берәүгә тиешле бәхетнең үз башына кинәт килеп төшкәнен аңлаган иде. М.Маликова

55) күч. Акча, табыш килү, керем керү. Шефның тырышлыгы аркасында үзенә яңа машина бирделәр, акчасы да яхшы төшә. Ә.Сафиуллин. «Чолман» безнең пароход белән бер линиядә, күмер, руда ташый. Эш авыр, акча төшми. М.Юныс

56) күч. Билгеле күләмдәге акча, көч һ.б. бәрабәренә табылу. Аннан да бигрәк, саман йорт бик арзанга төшә. Саман кирпече – дала шартларында мөмкин булган иң арзанлы төзү материалы. Н.Фәттах. Төптәнрәк уйлап карасаң, тавык ул сыер бәясенә төшә икән. Ф.Яруллин

57) күч. сөйл. Нинди дә булса гамәлнең уңайлы моментка туры килүе, уңай булып чыгуы. Язып маташуымны телгә алуы бик урынлы төште. Ш.Камал. Монда --- [гадилек] бар иде. Минем өчен бу ягы бигрәк шәп булып төште. М.Гафури

58) күч. Нәрсәгә дә булса җай чыгу, форсат туу. Бу разведка эше безнең өчен шәп кәсеп булып төште. М.Гафури. Бу – төтенле, буталчык халыклы бүлмәдән тизрәк таярга әйбәт сылтау булып төште. Г.Ибраһимов

59) күч. Нәрсә дә булса әле генә әзер булу, дөньяга чыгу. [Госман] хәзер табадан гына төшкән коймак алып кереп, ашъяулыкка куйды. Г.Ибраһимов. Машинкадан гына төшкән битләргә ни рецензент, ни редактор кулы тимәгән, каләм йөрмәгән. Х.Сарьян

60) күч. Нәрсә дә булса элеккеге хәленә кайту. Балалары, кайтып, мәктәпкә йөри башлады. Тормыш үз көенә төште. Ф.Яруллин. Ташу китеп, елга үз ярларына төшкән иде инде. М.Хәбибуллин

61) күч. Нинди дә булса идарәчелектән һ.б.ш. эш урыныннан мәхрүм булу, азат ителү; китү. Район кешеләрен көйләп-чөйләп тормасаң, тәртәгә тибү ягын гына карыйлар. Ә аның [Садрыйның] һич кенә дә «былач» башыннан төшәсе килми. Н.Әхмәдиев. Кырык биш-илле яшьләрендә кеше хезмәттән төшеп калсын әле, кызганмассыңмыни аны?.. Э.Касыймов // Берәр эшкә, урынга сайланмау. Кандидатларны --- сайлаганда, Садыйк мулла, --- Мөрсәлимов һәм тагы байтак кешеләр төшеп калды. Г.Тукай. Ул сайлауларны көтәргә булды: ихтимал, шул чакта җәнҗалсыз гына төшеп калырмын, дип өметләнеп торды. Ә.Еники

62) күч. юкл. форм. төшмәү. Даимилек саклану. Иргали абыйның --- исеме, макталып – телдән, сурәтләре гәҗит битләреннән төшмәде. М.Хәсәнов. Бабай намазлыктан төшми. Р.Вәлиев

63) күч. Билгеле үзлекләрне чагылдырган күрсәткеч кимү, түбәнәю. Кан басымының эше бер күтәрелеп, бер төшеп тору инде аның. И.Нәбиуллина. Ә күрсәткечләребез гел туксан тугыз проценттан түбән төшми. Г.Тавлин

64) күч. Берәр нәрсәнең, күренешнең дәрәҗәсе, көче кимү. Карчыкның бу тынычсызлыгы бер күтәрелде, бер төште. Г.Ибраһимов // Абруй кимү, дан, дәрәҗә югалу. Яхшы репутацияне яулавы бик авыр, ә бер төшә башласа, көч белән дә тотып кала алмассың ---. Ә.Сафиуллин. Кеше алдында дәрәҗәң төшү – иҗат кешесе өчен бик начар нәрсә... М.Маликова

2. ярд. ф. 1) Юнәлеш килешендәге кайбер абстракт исемнәрдән соң килеп, шул исем белдергән халәткә бирелүне аңлата. Егет кереп киткәч, Мәрьям куркуга төште. М.Маликова. Хәдичә, бернинди гаебе булмаса да, пошаманга төште ---. М.Хәсәнов. Бик борчуга төшкән ир, хәлне ниндидер бер яманга юрап, абзарлар тирәсен үзе әйләнергә булды. Р.Сибат

2) Юнәлеш килешендәге кайбер абстракт исемнәрдән соң килеп, шул исем белдергән нәрсә белән каплану, шуңа бату. Зиратның иң ерак читендәге яңа кабергә кадәр араны үтү безнең өчен тәмуг газабына тиң булды: без, тәмам арып, кара тиргә төштек. Г.Тавлин. Һич туктамый чапканлыктан, юлчыларның атлары да ак күбеккә төшкән. Карчыга

3) Үзеннән алда килгән -п кушымчалы рәвеш фигыль белдергән хәрәкәтнең түбәнгә таба юнәлү мәгънәсен бирә. Күрде Гази: ишелеп төшәргә торган шыксыз өй катында басып торган солдат янына әнисе йөгереп килде. М.Хәсәнов. Алар, бер ара узуга, Биектау үрен шуып төшеп, Заһидулла йортына таба җилдерделәр. Р.Сибат. Җиргә кара күләгә сикереп төште һәм эһ дигәнче кызны, бөтәрләп, икенче күләгәнең аяк астына ыргытты, арбага сикерде. Ф.Латыйфи

4) Үзеннән алда килгән фигыль белдергән эш-шөгыль башкарылуына кинәтлек төсмере өсти. Мин үз бүлмәмдә идем, ишектән кереп, безнекеләр белән исәнләшүенә тавышыннан танып алдым. Шундук әллә ничек коелдым да төштем, йөрәгем --- дөп-дөп тибә башлады. Ә.Еники. Голубевтан сорау алдык, безнең кулда какшамас дәлилләр барлыгын күреп, ул бик тиз җебеп төште ---. Казан утлары

5) Үзеннән алда килгән -а/-ә, -ый/-и формасындагы фигыль белдергән дәвамлы эшкә интенсивлашу, көчәю, арту төсмере өсти. Көннәр озыная төште. М.Хәсәнов. – Кем белә, – дип кенә куйды, сүз сөрешенең --- күчешенә аптырый төшеп... Р.Сибат

6) Үзеннән алдагы фигыль белдергән эшнең өлешчә, аз гына башкарылуын яки башкарылырга тиешлеген күрсәтү өчен кулланыла. Баш врач Газига таба иелә төшеп, шактый кискен җавап кайтарды. М.Хәсәнов. Ул чагында инде юл азабы да кими төшәр иде. Г.Минский. Җил басыла төште. Х.Ширмән

Төшеп калган буш шешә кимс. Бернигә дә яраксыз, булдыксыз, булмаган, уңмаган. Син, Шәңгәрәй абзый, юкны шыңгырап маташма! Синең белән без төшеп калган буш шешәләр инде! Г.Ибраһимов. Төшеп калган кимс. к. төшеп калган буш шешә. Аның бар өмете, бар хыял-максаты – бу хәлләрне, бу сынауларны гаделлек белән ерып чыгу иде. Ул бит төшеп калган мәми авыз --- түгел. М.Хәсәнов. Төшеп калганнардан түгел Башкалардан ким түгел; булдыклы, шәп. Үзенең бер дә төшеп калганнардан түгел икәнлеген күрсәтәсе килсә, кияү теләсә нинди сорауга оста, тапкыр җаваплар кайтарырга тиеш иде. Н.Фәттах. Төшеп калган әйбер к. төшеп калган нәрсә. Төшеп калган нәрсә Бик арзанлы, буш, яраксыз, бернигә дә кирәксез нәрсә турында

Төшә бару Акрынлап төшү. [Таңсылуның] әкрен генә кулы савылып төшә барды, төшә барды ---. Х.Сарьян. Караңгы төшә баруга да карамастан, аклык кимемәде. Р.Мөхәммәдиев

Төшә башлау Төшәргә тотыну. Бераз баруга юл түбән төшә башлады. Ф.Яруллин. Караңгы төшә башлады. Җ.Дәрзаман

Төшә бирү Бернигә дә карамыйча төшүне дәвам итү. Әнә бүреген кулына тоткан Отто да аэродромга таба йөгерә, ә очкыч һаман түбән төшә бирә. А.Алиш. Коралларын ташлаган кызыл сугышчылар --- башлары түбән салынган хәлдә калкулыктан түбәнгә таба төшә бирделәр. Ф.Яхин

Төшә тору Бер-бер артлы һаман төшү; әлегә төшү; ниндидер эш башланмас борын алданрак төшә башлау. Бөтен гәүдәсе белән агымга каршы торып күтәрелә, аннан чайкала-чайкала кирегә төшә торгач, Сылу суның салкынлыгына күнекте ---. Р.Рахман. --- җайдакларның кайсы яраланып, кайсы бөтенләй җансыз килеш җиргә егылып төшә торды. Р.Сәгъди

Төшә язу Чак кына төшми калу

Төшеп бару Төшү процессында булу. Болдырдан төшеп барган Күкәче меңбаш туктады, теләр-теләмәс кенә кире күтәрелде. М.Хәбибуллин. Ханым шарт итеп секундомерына басып өлгергәнче, Кадыйров инде баскычтан төшеп бара иде. Ф.Яруллин

Төшеп бетү Тәмам төшү. Ялгыз өйдә учак янында, теше төшеп беткән Убырлы карчык кыяфәтендә, Сихерче җеп эрләп утыра. Н.Фәттах. Кабыгы кибеп төшеп беткән чыршы утыны капка төбендә өелеп калды. Ф.Галиев

Төшеп җитү к. төшеп бетү. Соры-аксыл, тыгыз салкын күк өй түбәләренә үк төшеп җиткән, бөтен авыл чал кышка әзерләнеп тынып калган иде. М.Мәһдиев. Мәрьям йөрәген тыярга тырышты, Шәүкәтнең баскычтан төшеп җиткәнен карап торырга сабырлыгы җитмәсен --- аңлап, --- автовокзалга таба китте. М.Маликова

Төшеп карау Төшү мөмкинлеген сынау, төшәргә ниятләү. Кыя бик текә иде, алай да Гомәр төшеп карарга уйлады, бәлки... Аның һич кенә дә дүрт чакрымны әйләнеп үтәсе килми иде. Татарстан яшьләре

Төшеп килү к. төшеп бару. Баскычтан шак-шок атлап төшеп килә иде. Х.Камалов. Ул да булмаган, Уктау сыртыннан, чәчләрен туздырып, теге бичура үзе дә төшеп килә икән. Г.Якупова

Төшеп китү Кинәт, көтмәгәндә төшү. Шунда каушавыннан Фазылның сәнәге кулыннан төшеп китте ---. Н.Әхмәдиев. Гайфулла, --- күз ачып йомган арада, --- ымсындыргыч сихри көч ташып торган гәүдәне күкрәгенә кысты. Зөһрәнең кияргә дип тоткан кофтасы кулыннан төшеп китте. Ф.Яруллин

Төшеп тору Бертуктаусыз, еш, әледән-әле төшү; әле, хәзерге вакытта төшү; төшкән хәлдә булу. Ул песи адымнары белән сукыр лампа яктысы төшеп торган кечкенә тәрәзәгә якынайды. Н.Әхмәдиев. Маңгаена батырып кигән түгәрәк бүрек читеннән колагына чал чәчләре төшеп тора. Л.Ихсанова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә