ТӨШЛЕК II и. этн. 1. 1) Махсус ниятләп баш очына салып йоклагач, киләчәкне, берәр мәсьәләнең чишелешен, берәр кешене төштә күрергә мөмкин дип ышаныла торган әйбер. Мендәреңә төшлек куеп, төшкә кермәсме дип, йоклап киткәнсең. X.Камалов

2) Төш юрау китабы; тәгъбирнамә

2. с. мәгъ. Төш юрау белән шөгыльләнүче. Төшлек карчык

Төшлек салдыру этн. Бер әҗер хисабына махсус «төш күрдереп» юрату, шул рәвешчә киләчәкне белергә тырышу. Ялгыз калган хатын-кызлар, --- төшлек салдырып, фал китабы ачтырып, үзләренең иртәгәге көннәрен юрат[каннар]. Ф.Хөсни. Ул, армиядәге улына төшлек салдырырга дип, күрше карчыкка гына кергән иде. Х.Камалов. Төшлек салу этн. Нәрсәгә дә булса атап төш күрү өчен, баш астына кеше әйберен салу. Ул көнне карчык безнең палатада янәшәмдәге ятакта баш очына төшлек салып йоклады. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә