ТӨШЛЕК I и. 1) Җир шарының теләсә кайсы урыны өчен кояш юлының күктәге иң югары ноктасы. Инде төшлеккә менеп барган апрель кояшы класс эченә нәкъ шул яктан карый иде. Х.Сарьян. Төшлеккә җиткән кояш астында казык кебек туры торган гәүдәнең шәүләсез булуын малай белә белүен. А.Хәлим

2) Төш вакыты, кояшның көндезге сәгать 12 дәге торышы. Ул төн буе һәм икенче көннең төшлегенә кадәр эшләде. Г.Кутуй

3) диал. к. төшкелек (1 мәгъ.). Төшлектә дә юньләп ашамаган Нәҗмиевнең борынын кытыклап кергән тәмле исләрдән авызына сулар килде. Ф.Садриев

4) диал. к. төшкелек (2 мәгъ.). Бу урынга авыл көтүе төшлеккә туктый торган иде. Ә.Гаффар. Ислам да төшлеккә кайтмады, тамагын район үзәгендә яисә колхоз ашханәсендә туйдыргандыр инде. С.Шәмси

5) сөйл. Көньяк. Хәсән мулланың авылыннан өч чакрым ераклыкта, төшлек тарафында, төшлек тарафыннан төн тарафына ага торган су буенда, Искәндәр хаҗиның су тегермәнедер. З.Һади. Көн урталарында төшлектән рәхимсез эссе җил исәргә тотынды. Г.Бәширов // Җылы климат зонасындагы җир. Төшлеккә, җылы якка юнәлсәгез, Ихтимал, безнең илгә һәм җиткәйсез. Н.Думави

6) күч. Берәр нәрсә үсешенең иң югары дәрәҗәсе, ноктасы. Ай... ул гомер кабат кайтса, мин шул төшлегемә яңадан менсәм, нинди итеп яшәр идем! Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә