ТӨШЛӘНҮ I ф. 1) Төш белән өн арасында саташу; начар төш күреп саташу, бастырылу. Улының төшләнгәнен ишетеп-күреп торган Рәхимә: – Улым, төшләндең ахры, борылып ят әле! Х.Ибраһим. Куркырлык берни дә юк икән. Бер саташу, утырган җирдән йокымсырап төшләнү генә булды, ахрысы, бу. Р.Фәизов

2) мед. Йокы вакытында ирләрнең җенес орлыклары ихтыярсыздан бүленеп чыгуы; поллюция

Төшләнә башлау Төшләнергә тотыну. Бик арыган Тукай үз номерында йокымсырап китә һәм шул чак төшләнә башлый ---. Сәхнә

Төшләнеп бетү Төрле төшләр күреп, тәмам саташу. Вакытлы-вакытсыз йокының ни хәере булсын. Төшләнеп, саташып бетте. Н.Әхмәдиев. Иван Васильевич --- начар ашый, начар йоклый. Черем итеп алганда да саташып, төшләнеп бетә. М.Әмирханов

Төшләнеп яту Озак вакытлар дәвамында төрле төшләр күрү, төшләнү. Әнә шулай төшләнеп яткан җиреннән уятып чакырып чыгаралар да әнине урлап алып кайтып китәләр. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә