ТӨШКЕЛЕК и. 1) к. төшке аш. Мәктәпкә килгәндә, Кәрам төшкелек өчен ипи алып килми иде. Ф.Яруллин. [Кояш апагыз] Төшкелек ашар чак җитте дип, өйгә чакыра килгән. Ә.Баян 2) Көн уртасындагы аш вакыты. Мөнирҗан белән Фазыл, бер рейс ясап, төшкелеккә кайтканнар иде, урамнан табут күтәргән халык узып китте. Н.Әхмәдиев. Күп тә үтмәде, өй стеналарын селкетеп, капка төбенә Ислам машинасы килеп туктады. Егет төшкелеккә кайткан иде. С.Шәмси 3) к. төшлекI (1 мәгъ.). Мөнирҗан --- кояшның төшкелектән авышуын түземсезлек белән көтте. Н.Әхмәдиев |