ТӨШКЕ’ АШ и. Көн уртасында ашала торган аш. Яшелчә каравылчысы Хәбир бабай төшке ашка өйләренә кайтып киткән чакларда, башка малайлар кыярга кергәндә дә, алар өчен оялып, читкә йөгерә торган идем. В.Нуруллин. Менә төшке аштан соң роталар тезелешеп, җырлашып, казармаларга таралышты. С.Шәрипов |