ТӨШКЕ с. 1. 1) Төш вакытындагы, көн уртасындагы. Абыстай да, кызларның төшке сабакларын үткәреп, мулланы китергән ат белән ашка барып килә. Г.Исхакый. Кызлар, соңгы көннәрдә Сабира апаның үзләренә әллә ни игътибар итмәвеннән файдаланып, төшке ял вакытында олы бер көшел өстенә тезелешеп яттылар. К.Тимбикова

2) Төш вакытында ашала, эчелә торган. Икенче көнне без тауга менә алмадык: төшке аш вакытында очрашкач, Зөһрә ханым, башым авырта, кәефем юк, дип зарланып торды. Ә.Еники. Шундый көннәрнең берсендә сабан чәчүеннән төшке чәйгә кайткач, атымны башакка куштым да безнең ак өйдә яшәүче яшь мөгаллимә Хөршидә янына кердем. Г.Бәширов

2. и. мәгъ. к. төшке аш. Яңа бистәдә туган апалар бар бит минем, төшкегә шунда барам. Кайвакыт үзебез дә пешерәбез. Ш.Хөсәенов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә