ТӨШЕРҮ ф. 1) Җанлы-җансыз нәрсәләрне югарыдан яки берәр нәрсә өстеннән түбәнгә таба күчерү. [Тәбрия] такси машинасына кереп утырды, сулышы кысылганын сизеп, тәрәзә пыяласын төшерде. М.Маликова. Ирек медальонны үзенең башыннан чыгарды да Зәнфирәнең муенына төшерде. Ф.Садриев 2) Транспорт чарасыннан чыгару, төшеп калырга мөмкинлек бирү, мәҗбүр итү, төшәргә кушу яки ярдәм итү. Күрше авыл Чишмәледә шофёр төшереп калдырды. М.Мәһдиев. Автобус Акбуаны, аннан соң Иске Баулыны читтә калдырып узды да мине юл чатлыгында төшереп калдырды. М.Юныс. Бер стансада аларны вагоннан төшерделәр. Г.Әдһәм 3) Нәрсәне дә булса түбәнрәк җиргә күчерү, илтү; кемне дә булса түбәнгә күчәргә күндерү, түбәнгә җибәрү, озату һ.б. Кыз әнкәсе кызын төшерә су буена Киендереп, күркәмрәк күрендереп. М.Фәйзи. Кайвакыт абзыйлары Кыяметдиннәргә я бакчаларын казыша, я урманнан коры-сары утын төшерә ---. А.Хәлим // Елга агымының юнәлеше буенча агызу. [Әти] язгы ташкында, Урал тавы елгасыннан сал төшергәндә, батып үлде. Г.Ибраһимов 4) Берәр нәрсәне кулдан ычкындыру. Сөләйман хатны кулыннан идәнгә төшерә. Һ.Такташ. Шома егет тә аптырап калды, кәләшен кулыннан төшерде. М.Маликова. – Бу ут борчалары барып та кайтканнар икән, – дип, ул сеңлесен сак кына идәнгә төшерде. Ф.Сафин 5) гадәттә юкл. форм. төшермәү. Өстендәге яки кулындагы әйберне салу, берәр җиргә кую, калдыру, ташлау. Заһир абыйның: «Егет кеше үлгәндә дә коралны кулыннан төшерми!» – дигән сүзе истә иде шул, истә иде! М.Маликова. Өйгә кайтып җиткәнче, кызны кулыннан төшермәде ул. Ф.Яруллин 6) Берәр нәрсәне салындыру, ию. Мөхәммәтов янә нәрсәдер әйтә башлаган иде дә, сүзе өзелеп калды, буйсынган кыяфәттә башын түбән төшерде. Ф.Галиев. [Вилдан] йөнтәс бүрегенең колакчыннарын төшергән, пальто якасын күтәргән. М.Маликова // Берәр нәрсәне япканда яки каплаганда, аның күтәрелгән яисә өскә беркетелгән өлешен салындыру. Аларны озатып өйгә кергән Гыйниятнең ишек келәсен төшергәне ишетелде. Н.Әхмәдиев. Бал суыртканда, ишекне бикләп куя, тәрәзәләрнең пәрдәсен төшерә. И.Юзеев // Берәр нәрсәне үз урыныннан аска таба күчерү, салындыру, шудыру. Сафиулла толыбын иңеннән төшерде дә, малайга җайлап япкач, үрәчәгә тотынып тышка сикерде һәм урыс чанасын куып китте. Ә.Гаффар. Укытучы, күзлеген борын өстенәрәк төшереп, журналга иелде. А.Әхмәт 7) Яктылык яки күләгәне кая да булса юнәлтү. Юан имән бүрәнәләрдән салган тегермән амбарлары гына, авыл өстенә кызыл шәүлә төшереп, төн буе янды. М.Галәү. Тирә-якта каплап алган, куе күләгә төшерә торган инҗир агачлары, алар астыннан саф сулы чишмә ага. Ш.Әхмәдиев 8) Рәсемне яки бизәкне кәгазьгә һ.б.ш. нәрсәгә күчерү. Почмакларына чәчәкләр төшерелгән шакмаклы дәфтәр бите аңа да утлы күмер булып тоелды ахрысы. М.Маликова. Чигү чигәм ак җирлеккә Ал җиләкләр төшереп. А.Юнысова 9) сөйл. Берәр нәрсә язу. Шуннан кәгазьгә төшерергә уңайсызрак сораулар китте, мин күзләремне йомып утырдым ---. М.Мәһдиев. Абзый, --- ручка алып, кызыл тышлы дәфтәргә зәңгәр кара белән Шаһбазның исем-фамилиясен төшерде... Х.Ибраһим 10) Оригиналдагы берәр нәрсәне икенче бер нәрсәгә күчерү, аның рәсемен алу. Япун журналисты --- ат караучы Фәйзрахманга каныкты: – Фас! Анфас! – дип боерды ул аңа, әле алдан, әле арттан видеокамерасына төшереп. Ә.Гаффар. Бүген иртәнге якта телестудиядә безнең репетиция, ә төштән соң төшерәчәкләр ---. Ф.Садриев 11) Берәр нәрсәнең билгеле бер өлешенә, кисәгенә туры китерү. Татар димәктән, дикторларыбыз кайвакыт «татар» сүзен дә дөрес әйтеп бетермиләр: басымны беренче иҗеккә төшереп, «та́тар» диләр. И.Низамов 12) Читтән килүчене кемдә дә булса кундыру, вакытлы рәвештә торырга кертү. Башка кешеләр булса, мин аларны фатирга да төшермәгән булыр идем дә шул, солдат кешегә сүз әйтеп булмый. Г.Камал. [Кунакны] минем фатирга төшереп куй. А.Гыйләҗев 13) Кемне дә булса килен итеп алу, үзендә кабул итү. Мөнирҗан өчен Хәсьянов, бәлки, селкенмәс тә иде, Гайнияне килен иттереп төшерү өчен, ул үзенең Бурлы айгырын да кызганмады. Н.Әхмәдиев. Безнең якта туйларны кышын кыз йортында үткәрәләр дә җәйнең иң ямьле көннәрендә --- килен төшерәләр. М.Кәрим 14) иск. Элекке мәдрәсәләрдә берәр яңа фәнне, дәресне үзләштерүгә күчерү, яңа китапны укыта башлау. Дүшәмбе көнне --- килгән кыз балаларны кызы Сәгыйдә бисмилла әйтеп әлиф-бигә төшергәнне --- күреп, Хәйретдин хәзрәт тынычлап өенә кайтып китте. Г.Исхакый. Мине, башлап, «Иман шарты»на, иҗеккә төшерәләр. Ш.Әхмәдиев 15) сөйл. Кая да булса илтү, җибәрү. Ә әтисе: «Уттай эш өстендә автобусны эштән аера алмыйм. Көненә өч мәртәбә сыер савучыларны җәйләүгә төшерәсе бар», – дип кырт кисте. Р.Вәлиев 16) муз. Күтәренке тонны салмаграк кына әкренәйтә бару, тонны түбәнәйтү. Барган саен былбыл алга китә. Сайрый тавышларын арттырып. Бер күтәрә шунда, бер төшерә, Кай вакытта куя сызгырып. М.Гафури. Гади хикәя җөмләләре азакка таба тавышны төшерә барып, иркен сулыш алып туктала. Г.Алпаров 17) Югарыдан түбәнгә таба сызу. Өчпочмакның түбәсеннән каршы якка перпендикуляр төшерү 18) Йөклелекне ясалма рәвештә өзү, вакытыннан алда тудыру. Аның беркая читкә чыкмыйча, шунда – Яңа бистәнең ишегалды түренә поскан йортта бәбәй төшереп ятканын күрше-күлән белмәмешкә салынды. А.Гыйләҗев. --- 1936 елдан 1955 елга кадәр илебездә бала төшерүне тыйган канун үз көчендә иде. Сөембикә 19) Агач кабыгын кәүсәсеннән аеру. Әби коймак пешерә, Бабай кабык төшерә. Такмак. Абзыйлар шул озын һәм юан юкә агачларын бер дә кызганмый кисеп аударалар һәм, тагын да урталай кисеп, кабыкларын төшерәләр иде. М.Гафури 20) Сүлпәнәйтү, киметү. Вакыйгалар кызганда, этаждан этажга күчешләр тамашаны беркадәр суыта, спектакльнең темпын-ритмын төшерә. Г.Арсланов 21) Ниндидер сәбәп аркасында яки ниндидер максат белән текстның, фильмның һ.б.ш.ларның аерым өлешен укымыйча, язмыйча кыскартып үтү. Соңыннан алар [шигырьләр], бернинди төшереп калдырулар, өстәмәләр ясалмыйча, строфаларга салынып, шигырьләр булып чыга башлый. Һ.Такташ. Көндезге сеансларда фильмнарның үбешә торган урыннарын төшереп калдыралар. К.Кәримов // Берәр документ составыннан кыскартып калдыру, исемлектән чыгару. – Райкомның һәм райбашкарманың Яңа ел котлавында мактап телгә алынган хуҗалыклар арасыннан --- «Авангард» колхозы редактор тарафыннан махсус төшереп калдырыла. – Мин аны төшермәдем ---, – диде Ирек. Ф.Садриев. Мәкаләдә --- К.Мотыйгыйны Дәүләт думасына сайлауларда выборщиклар исемлегеннән төшереп калдыруга ирешүләре турында сүз бара. Ф.Ибраһимова 22) Берәр эш, язу һ.б.ш.ны югары оешмадан, урыннан идарә иерархиясе буенча түбәнрәк торган оешмага тапшыру, җибәрү, юнәлтү һ.б. --- икмәк җыярга дигән әмерне Мәскәүдән төшерделәр. Р.Мөхәммәдиев. Верховный Башкомандующий ставкасы зур елгаларны кичү турында директива төшергән иде. Совет әдәбияты // Эштә куллану өчен, тиешле урынга тапшыру. Яңа модельләрне производствога төшерү 23) күч. Югалту, саклап кала алмау. Фин, Ватан сугышлары үтеп, өч орден алып, плен үтеп намусын төшермәгән егет иде ул. З.Зәйнуллин 24) күч. Кемгә дә булса сугу. Егетләр кияү егетен авыл башына таба алып киттеләр, авыл читенә чыккач, аңа бераз төшергәннәр ---. М.Мәһдиев. Канифә инде быел ук маңгай чәчен укытучысыныкы сыман кисеп тә караган иде, әнисе генә ошатмады: Канифәгә уклау белән берне төшерде. Казан утлары 25) күч. Хакимияттән яки эш урыныннан мәҗбүри алу, идарә вазифасыннан азат итү. Порттан чыгар өчен «экипаж үз урынында» дип расписка бирә белсәләр, мине капитанлыктан төшерәчәкләр. М.Юныс. 1610 елны Василий Шуйскийны патшалыктан төшергәч, Мәскәүдә җиде боярдан хөкүмәт төзелгән. М.Мәһдиев 26) күч. Берәр төрле рухи, эмоциональ, икътисади хәлдә калдыру. – Шул, шул гына, эт җан, – дип, теш арасыннан сүзләрен кысып чыгарды кеше үтерүче. – Үзен дә җир астында кортлар кимереп бетергәндер, мине дә нинди көнгә төшерде... Ф.Галиев. [Шигырь-листовканың] эчтәлеге: ит-май-сөт-йон-бәрәңге-йомырка налоглары белән тоташ хәерчелеккә төшерделәр. З.Зәйнуллин 27) күч. Берәр физик халәткә дучар итү. Кыш көне куян куган малайлар белән җитәкчелек иткән Камчыбай, менгән атын кара күбеккә төшереп, җәйләүгә чабып килеп керде. З.Зәйнуллин 28) күч. Авыр хәлгә кую. Көч хакимлек иткәнгә, бер милләт икенчесен коллыкка төшерә. Д.Заһидуллина. Михаил Венгриягә кача. Каменец шәһәрендә Ярослав аның гаиләсен әсир төшерә. М.Гайнетдинов 29) күч. Кемдә дә булса билгеле бер хис яки фикер тудыру, кешеләр арасында билгеле бер мөнәсәбәт барлыкка китерү. Шаһвәли аптырады, шулай да, шик төшермәс өчен, киенергә тотынды. Г.Ибраһимов 30) күч. сөйл. Нинди дә булса эш өчен хезмәт хакы алу; акча эшләү. Акчаны күп төшерә торгандыр, язган бер нәмәрсәсенә аерым түлиләр, ди, бит анда. К.Тимбикова. «Сантехприбор» ишегалдын, хуҗалык биналарын чүп-чардан арулап, шактый акча төшергәннәр: Нәҗип җиде шешә сыра алып кергән. А.Гыйләҗев 31) күч. сөйл. Юнәлеш килешендәге исемнәр белән килгәндә, шул исем белдергән күләмдә сарыф итү. [Акчурин] моннан бер ел әүвәл, ун мең тәңкәгә төшереп, таштан бер мәктәп салдыр[ды]. Ш.Мөхәммәдев 32) күч. сөйл. Аракы, шәраб һ.б. эчү. Мөнирҗан кичтән шактый гына төшергән иде. Н.Әхмәдиев. Минзакир – йортлар идарәсе слесаре – атна арасында өйгә бераз төшергәләп кайткаласа да, үзе бик юаш, сүз тыңлаучан кеше ---. Р.Фәизов 33) күч. Какшату, зыян китерү. «Минем хат алышкан кызым юк», – дип, дөресен әйтергә тиеш тапмады Бакый, дәрәҗәсен төшерәсе, сер бирәсе килмәде. М.Маликова. Аның азып-тузып йөреп, йөз кызартачагы, болай да какшаган абруен бөтенләй төшереп китәчәге көн кебек ачык иде. Ф.Садриев 34) күч. Берәр нәрсәне, эшне һ.б.ны билгеле бер якка, тарафка юнәлтү. Икенче яктан, ул безнең имлямызны табигый вә фәнни юлга төшерә. Г.Ибраһимов 35) күч. Нәрсәнеңдер мөһим күрсәткечен киметү, түбәнәйтү. Кызның куллары ут кебек кайнар. Табиблар ничә көн инде аның температурасын төшерә алмый гаҗизләнәләр. Х.Ширмән. Шулай булмый ни, ил хуҗалары, үзара ярышып, әйберләрнең хакларын төшерә, берсеннән-берсе уздырып, пенсияләрне, хезмәт хакларын күтәрә... М.Сәлим 36) күч. Өстенә йөкләнгән вазифаны, эшне бүтәннәргә күчерү. Морат Мәрьямгә әллә ни өмет багламаса да, өстеннән бурычны төшерә. М.Маликова Төшерә бару Эзлекле рәвештә төшерү. Ул --- үз күңелендә булган шигъри хисләрен кәгазьгә төшерә барды. Ә.Исхак. Фотохәбәрчебез кызыклырак мизгелләрне төшерә барды. Җ.Дәрзаман Төшерә башлау Төшерергә тотыну. Кыз өстендәге киемнәрен әле аннан, әле моннан умырып төшерә башлады. Ф.Яруллин. Ул кичә бодай кыры эчендә чайкалган сыңар көнбагышны сурәткә төшерә башлаган иде ---. Н.Гыйматдинова Төшерә бирү Үз уңаена төшерүен дәвам итү. Алар төшү белән шофёрлары машинасын кибет күләгәсенә куйды да, фуражкасын күзләренә төшерә биреп, күзләрен йомды. З.Зәйнуллин. Еламсыраган хатын дәвам итте: – Сине директорлыктан да төшерерләр инде шуның өчен. – Әйдә, төшерә бирсеннәр. Р.Камал Төшерә төшү Бераз төшерү; тагын да төшерү. Бу көнне Россия Федерациясенең бөтен территориясендә Дәүләт флагларын төшерә төшәләр, сугыш елларында һәлак булганнарны искә алып, бер минут тын калалар. Алга Төшерә язу Чак кына төшерми калу. Кәрам бу вакытта зажигалкасын чыгарып кабыза гына башлаган иде, Арсланов аны бәреп үк төшерә язды. Ф.Садриев. Тырыша торгач, үрелеп, машинаның ишеген ача торган тотканы борып өлгерде, ир-атны төртеп төшерә язды. Х.Ширмән Төшереп алу Тиз генә төшерү; аз гына төшерү. – Менә бит... – Никитин тагын елмайды, – аннары әле, бәлки, кинога төшереп алырсыз... Ф.Галиев. Пляжда берәр ханым белән кызынып ятканын сиздерми генә рәсемгә төшереп алам да – менә сиңа компромат. М.Маликова Төшереп бару Һәрберсен, булган берсен төшерү. Мин барлык гөнаһларымны тасмага төшереп бардым. Ф.Яруллин. Синхрон кинокамера ишетелгән импульсларны төшереп бара. А.Муранов Төшереп бетерү Барысын да төшерү; төшерүне тәмамлау. Кәгазьгә төшереп бетерү белән, кыз сурәтен патша малаена күрсәтә. Әкият. Ә беркөнне, әсирләрне ерткычларча кыйнап, алардан канлы камыр ясаганнан соң, боларның барысын да җентекләп кинога төшереп бетергәч, җәзачылар арып ялга туктадылар. Ф.Бәйрәмова Төшереп җибәрү Кинәт төшерү. Ул сумкасыннан банканы алып төшереп җибәрде, пыяла ватылган тавыш тонык кына ишетелде. М.Маликова. Бу коточыргыч хайванны күргәч, әби чырр иттереп кычкырган да кәрҗиннәрен идәнгә төшереп җибәргән. Р.Батулла Төшереп җиткерү Тәмам аска кадәр төшерү. Юл бик текә, Алла сакласын, мәтәлеп китүең дә бар. Ләкин машиналар таза кулларда, безне исән-имин күл читенә төшереп җиткерделәр. Идел Төшереп карау Нинди дә булса нәтиҗәне ачыклау өчен төшерү. Иң элек бу минем үзем өчен уйлануларым, әдәби хезмәтемнең йомшак якларына билгеле бер анализ ясаган сыман, аны күз алдына китереп, шуларны кәгазь өстенә төшереп каравым. Г.Бәширов. Әллә чәй тәлинкәсен төшереп караргамы? М.Хуҗин Төшереп кую Төшкән хәлгә китерү; тиз арада яки алдан төшерү. Пир ата аны уятырга да, уятмаска да белмичә, беравык урынында утырды да тышка чыкты, ишек чыптасын төшереп куйды. Н.Фәттах. Бүрекнең колакларын төшереп куйгач, күренми ул. Ф.Яруллин Төшереп тору Һәрвакыт, гел төшерү; әледән-әле төшерү. Тик моңлы тавышы әле катырак, әле әкренрәк ишетелә, әйтерсең аны җепкә такканнар да бер күтәреп, бер төшереп торалар. Г.Әпсәләмов. Әлфреднең өй почмагы саен яшерен камералар һәр хәрәкәтеңне төшереп торадыр. Ф.Яруллин Төшереп чыгу Һәрберсенә, булган берсенә төшерү; баштан ахыргача төшерү. Зур гына бөтен бер кәгазьгә, иренмичә, һәр буынның тармакланып дәвам итүен сызык һәм вак түгәрәкләр рәвешендә төшереп чыккан. Ә.Еники. Толь кисәкләренә төрле-төрле бизәкләр төшереп чыкты. Р.Мөхәммәдиев |