ТӨШЕНЧӘ и. 1) лог. Объектив чынбарлыкның һәм уйның, фикерләүнең аерым өлгеләре, кисәкләре, өлешләре турында конкретлаштырылган һәм гомум кабул ителгән фикер. «Туган илем», «туган халкым» дигән иң мөкатдәс төшенчәләрне талисман итеп күңелләргә уйсаң да, ни кызганыч, күпмеләребез, --- вакытлы малга кызыгып, чит телләр диңгезендә батып кала. М.Галиев. Китапта татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы турында төшенчә бирелә ---. Х.Курбатов

2) Күзаллау, караш, якын килү, аңлау рәвеше; билгеле бер нәрсә, күренеш-хәл турында кабул ителгән фикер, нәтиҗә. Безнең авылда төшенчәләр башкачарак иде: фәлән җиңги бик тирләүчән дип, ипи басканда бик тирли дип, аның ипиен әҗәткә алмаска тырышалар иде. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә