ТӨШЕНҮ ф. 1) Кемнең, нәрсәнең яки нинди дә булса күренешнең, эш-хәлнең асылын, барлыкка килү сәбәбен, мәгънәсен ачыклау. Кызыннан болай гына котыла алмаячагын төшенгән Камил --- тирән-тирән сулыш алды ---. Ф.Яруллин. Фаяз, барысын берьюлы төшенгән хәлдә: – Беттем мин... Беттем... Харап иттем язмышымны, – дип пышылдады. С.Шәмси

2) Берәр нәрсәнең, күренешнең һ.б.ш.ларның асылына акыл белән ирешү, сәбәбен аңлау. Кунаклар чыгып киткәч кенә, ул хатынының хәйләсенә төшенә. Ф.Яруллин. Тик аятьләрнең асылына төшенү нияте белән уйлана башласаң, сине Аллаһка ышанмауда гаепләргә ашыгалар ---. Р.Сафин

3) Берәр нәрсәне белү, ачык итеп күз алдына китерү. Бүген миңа мондагы ахирәт тормышы кебек тормыш бик кызык тәэсир итте. Мондагы эшләргә, серләргә төшенү авыр кебек тоелды. М.Гафури. Без китапның төзелеше, гомуми эчтәлек-тематикасы хакында аерым фикер-күзәтүләр белән генә уртаклаштык. Аны тулысынча белү, төшенү өчен, әлбәттә, басманың үзе белән шәхсән танышу зарур. Х.Миңнегулов

4) Өйрәнү, уку һәм аңлашу процессында билгеле бер катлаулы нәрсәне аңлау. Тик химиклар гына ул тозның серенә төшенеп, аның плюс ун градуста кристаллашып каты хәлгә килүен --- ачыкладылар. А.Муранов

Төшенә бару Торган саен ныграк төшенү. --- орыш һөнәренең нечкәлекләренә төшенә барган саен, Илбарысның күңелендәге хан кызына булган хисе дә ныгыды. М.Хәбибуллин. Әмма, әкренләп, [Нияз] татар кызлары Гөлйөзем, Мәрфуга, Зөләйха, Фатыймаларның Лидия, Людмила, Наташалардан һич ким булмавына төшенә бара. Х.Миңнегулов

Төшенә башлау Төшенерлек дәрәҗәгә җитү. Кешеләрнең тормышы һәм иҗаты турында язганнарны укыгач, күп нәрсәләргә төшенә башладым. С.Шамов. Тырыша торгач, Дамир теге агай сүзләренең мәгънәсенә төшенә башлады. И.Хуҗин

Төшенеп алу Тиз арада аңлау, шунда ук төшенү. Ләкин соңыннан төшенеп алды: юк, көлеп түгел, ә чын ихластан аны кадерләп, сөеп дәшү икән бу... Ә.Еники. Җәмилә җиңги хәлне бик тиз генә төшенеп алды. М.Хәсәнов

Төшенеп бетү Тәмам төшенү, аңлау. Хәзер мин мәдрәсәнең бөтен тәртипләренә, андагы хәлләргә төшенеп беткән идем инде. М.Гафури. Ничә ел утырып, шунысына төшенеп бетә алмады ул [Мөнирҗан]: --- тоткын әле килмәгән, кем киләсен төрмә начальствосы да юньләп белми, ә мондагылар бер ай, ай ярым алдан --- белеп, --- каршы алу хәстәрен күрәләр. Н.Әхмәдиев

Төшенеп җиткерү к. төшенеп бетү. Аңарда Фаяз төшенеп җиткермәгән сер бар сыман, һәм шушы сер егетне бәйләгән дә куйган. С.Шәмси

Төшенеп җитү к. төшенеп бетү. Чынында ул тәгин угланның үзеннән нәрсә соравын да төшенеп җитмәде. Н.Фәттах. Үзем дә төшенеп җитә алмаган хисләрне уяттыгыз сез, яшәү дәртен көчәйттегез. Ә.Моталлапов. Сөембикә, ул әйткәннәрнең бөтен мәгънәсенә төшенеп җитә алмаса да, аңа ачулы караш ташлап алгач, җәһәт адымнар белән чыгып китте... Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә