ТӨШЕНКЕЛЕК и. 1) сир. Төшенке (2, 3 мәгъ.) булу, тәбәнәклек

2) күч. Боеклык; өметсезлек, пессимистлык. Зөһрә ханым, сез дөрес күрәсез, әйе, миңа нидер булды, тик ул хәсрәт тә, төшенкелек тә түгел... Ә.Еники. Кичләрен --- хатын кинәт айнып киткәндәй була һәм, бу кешенең күңел төшенкелегенә мин гаепле бит, дип уйлап куйгалый иде. М.Маликова

3) күч. Өметсезлек, пассивлык рухы. --- Көн яктысын күрүдән мәхрүм калып, төшенкелеккә бирелгән кешеләр янына чакыргалыйлар шул кайчакта Бакыйны. М.Маликова. Зәнфирә башкалар кебек түгел: --- кайгырса, үзен юк итәр дәрәҗәдә төшенкелеккә бирелә. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә