ТӨШЕНКЕЛӘНҮ ф. 1) Төшенке хәлгә килү 2) күч. Күңел төшү, кәеф кырылу. – Ә хәзергә мин сезгә менә нәрсә әйтергә телим: мөмкин кадәр физик күнегүләр эшләргә, хәрәкәтләнергә кирәк. – Өзелгән нервларга хәрәкәтләнү генә нәрсә бирә соң? – диде Фәнияр төшенкеләнеп. Ф.Яруллин. Әмма кире чыгып китеп тә булмый, ул, кызга ишеттермәскә тырышып, тавышын әкренәйтеп, берничә сүз белән үзенең зарын әйтеп бирде, җөмләсенең ахырында тавышы төшенкеләнгәнен тойды ---. М.Маликова Төшенкеләнә башлау Төшенкеләнү билгеләре сизелү Төшенкеләнеп алу Берара төшенкеләнү. Күңел шулай уйчанланып, бер төшенкеләнеп алгач, ниндидер күтәрелеш тоя, тагы да күбрәк өметләр белән тула. Х.Хисамов Төшенкеләнеп тору Даими, һәрвакыт яки әле, хәзерге вакытта төшенкеләнү |