ТӨШЕНКЕ с. 1. 1) Күпмедер дәрәҗәдә төшебрәк тора торган. --- сугыш авырлыгының иң зурысын төшенке иңбашлы, чалара башлаган бу кеше үзе күтәргәнлектән, ул барында, бүтәннәргә җиңелрәк кебек сизелә иде. Г.Бәширов. Җиңе аның [күлмәкнең] шактый озын иде, һәм төшенке иде иңнәре. Ф.Яруллин

2) Берәр башы яисә өлеше түбәнәеп, тәбәнәкләнеп торган. Тигез басуның сул ягы буйлап таба кырые төсле түбән төшеп киткән ялпак тау киртләче сузылып бара. Шушы төшенке киртләч үрге әрәмәлеккә хәтле өзелми. Ш.Камал

3) Тәбәнәк. Тауның төшенке өлешен гөләп, сырганак куаклары басып киткән. Йолдыз

4) күч. Боек, борчулы, пессимистик; кимсенүле. Көннең берендә идарәмезгә Габдулла Карый килеп керде. Ябыккан, рухы төшенке бер хәлдә, авыруының начарлыгыннан зарлана. Г.Исхакый. Юлга аны төшенке күңел белән чыгарып җибәрмәскә кирәк. С.Поварисов

5) күч. Боеклыкны, кимсенүне, пессимизмны чагылдыра торган. Люциянең тавышыннан исә кәефе шушы кичтән дә төшенке икәне сизелеп тора. М.Маликова. Аның мондый төшенке кыяфәттә кайтуын Мостафа артык арганнан күрде, ял итсен, хәл алсын дип, борчымаска булды. Ф.Сафин

6) күч. Өметсезлек, пессимистлык белән сугарылган. Вак буржуа интеллигенциясенең 1905 елдан соңгы төшенке, ризасызлык настроениеләрен [С.Рәмиев] шигъри сурәтләрдә гәүдәләндереп чыккан. Г.Нигъмәти. Төшенке рухлылар фәлсәфәсе экзистенциализм дип, Ayрупа фәйләсүфләрен өйрәнгән булдык. Р.Батулла

2. рәв. мәгъ. 1) Салынган, түбәнәйгән хәлдә

2) күч. Боек, борчулы кыяфәттә, боек, борчулы тавыш белән. – Шулаймыни? – диде Әкълимә, төшенке генә. Н.Фәттах. – Барыгыз, – диде Тәнзилә, төшенке генә. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә