ТӨШЕНДЕРҮ ф. Ачык, аңлаешлы итеп аңлатып бирү. Яшь иҗатчыларны әдәби әсәрләрнең серләренә төшендерү булды аның төп максаты. Х.Сарьян. Шигырьләрне сүзен сүзгә тәрҗемә итеп, соңыннан Галина Измайловнага төшендерделәр. Ф.Яруллин Төшендерә башлау Төшендерергә тотыну Төшендереп бару Эзлекле рәвештә һәрберсен төшендереп бетерү, һәммәсен, рәттән төшендерү. Укучы һәм укытучыларның мондый нисбәте педагогикада өйрәнелә торган материалны укучыларга җиткерергә, аның үзләштерелүен тикшерергә һәм аңлашылмаган нәрсәләрне инде дәрес барышында ук төшендереп барырга мөмкинлек бирә. Р.Һади. – Билгеле, өстәмә рәвештә терминнарны рус телендә аңлатып, төшендереп барсаң начар түгел, – дип исәпли ул. Ватаным Татарстан Төшендереп бетерү Булган берсен төшендерү. --- татарча гына төшендереп бетерә алмам дигәндәй, тагын да ныгытыбрак русча өсти торган иде. Г.Әпсәләмов. Мин, әлбәттә инде, өстемә җылы кофталар, плащлар кигән хәлдә, яр буенда басып тора идем, төшендереп бирдем үзләренә. К.Миңлебаев Төшендереп бирү Төшенергә ярдәм итү. Ә менә кеше булып калуның серләрен язып, сөйләп, аңлатып, төшенеп һәм төшендереп бетерергә мөмкинме? Ф.Яхин. Малай ике җөмлә белән генә нишләргә җыенганын төшендереп бирде. М.Шаһимәрдәнов Төшендереп җиткерү Тиешенчә бетерү. Гөлсылуга өйләнергә ярамаганны малайга күрәзәче белән мин генә төшендереп җиткерә алмаган идек, теге укытучы күршебез ярдәм итте. Ф.Яруллин. Икең дә сусаган, бер-береңне үлепләр тансыклаган мизгелләрдә ләззәтнең кадере бигрәкләр үзенчәлекле була бит ул, --- дөньяда яшәвеңнең мәгънәсе нидә икәненә тәмам төшендереп җиткерә. К.Миңлебаев Төшендереп калу Ниндидер форсаттан, мөмкинлектән файдаланып төшендерү; вакытында төшендерергә өлгерү. Менә шул серләрне аның Наҗиягә нык кына төшендереп каласы килә иде. Ә.Еники Төшендереп карау Төшендерергә тырышу. Башкаларга аның матурлыгын төшендереп кара инде, исен мактап кара!.. А.Гыйләҗев Төшендереп килү Күптәннән бирле, даими рәвештә төшендерү. Ләкин озак еллар буена аларны «ялган» саннар дип йөртәләр һәм «бирәчәк», «җитмәүчелек» итеп төшендереп киләләр. Алгебра. Моның шулай булуын безгә кечкенә чакта әти-әниләребез, мәктәптә укытучы апа-абыйларыбыз төшендереп килде. Кайбыч таңнары Төшендереп тору Һәрвакыт, даими төшендерү. Укытучылар шулар күк Булса иде мөлаем... Яңа елда гел яңача Булыр иде фәннәр дә, Төшендереп торыр безне Илдәге уй-гамьнәргә. Ш.Галиев. Моны [хәбәрне] төшендереп торуның хаҗәте юклыгын да белә ул. С.Поварисов Төшендереп үтү Сүз уңаенда кыскача гына аңлату. Кичәне редакция исеменнән иптәш М.Җәлил ачып, бу очрашудан күзәтелгән төп максатны кыскача төшендереп үтте. Х.Туфан Төшендереп чыгу Һәр кешегә аерым-аерым төшендерү |