ТӨШЕ’М ЮНӘЛЕШЕ и. лингв. Теге яки бу эш-хәлнең объект тарафыннан үтәлүен, башкарылуын, кичерелүен белдерә һәм -л, -ыл, -ел кушымчалары ярдәмендә ясала торган фигыль юнәлеше. Телдә төп юнәлеш белән мәгънәдәш яки мәгънәләре белән якын төшем юнәлеше формалары да күзәтелә: агу – агылу, туктау – тукталу, ыргу – ыргылу, ургу – ургылу һ.б.ш. Татар грамматикасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә