ТӨШЕМСЕЗ с. 1) Керемсез, табыш китерми торган. «Халык дошманы»ның хатынына колхозда иң төшемсез эшләрне генә, аларны да теләр-теләмәс кенә бирәләр. С.Шәрипов. Төшемсез колхоз эшендә эшләп, вакытсыз бөкресе чыккан яшьтиләрне күреп: «Акчаны киләчәктә дә болар шикелле вакланып тапмаячакмын», – дип күңелемдә беркеттем. Безнең гәҗит

2) күч. Файдасыз, кирәксез. Ачуга ачу белән җавап кайтару – төшемсез, мәгънәсез эш. Х.Камалов. Бердәнбер җизнәсе, институт укытучысы белән бәхәскә кереп торуның төшемсез икәнен чамалап (ике кызы үсеп килә, укырга кертәсе була), тавыш кыйбласын үзгәртте ---. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә