ТӨШЕМЛЕ с. 1) Файда, табыш китерә торган; керемле. Аларга шул караҗиләк җыю төшемле генә кәсеп тә икән. --- Заготконторага тапшырсаң, савытына ун сум бирәләр. С.Шәрипов. Оренбург мәдрәсәсендә укуы өстенә бераз русча да белем алырга һәм шактый төшемле урынга кереп төпләнергә өлгергән Нәзир --- яучысын да, бүләген дә вакытында җибәрде. Т.Әйди 2) Төшеме чагыштырмача зур булган, орлыгы күп чыга торган. Төшемле көлтә |