ТӨШЕ’М КИЛЕШЕ и. лингв. Исемнең туры объектны белдереп, кемне? нәрсәне? сорауларына җавап булып килә торган килеше. Кешеләр татарча килешләрнең урынын белми азаплана, ягъни төшем килешеннән соң кайсы килеш? М.Мәһдиев. --- ялгызлык исем белән белдерелгән туры тәмамлык, җөмләдәге урынына карамастан, һәрвакыт төшем килешендә була. Татар грамматикасы |