ТӨШЕМ I и. 1) сөйл. Табыш, керем, килер. Безнең өй авылның читендә, олы юлга салынган күпер башында булганга, бу базар көннәре минем өчен дә байтак төшем бирәләр. Г.Ибраһимов. Моның өчен хуҗа һәр «базарчы»дан ничә тиендер акча алып кала. Төшеме әйбәт булгандыр, ахры... Ә.Еники 2) Иген сукканда: орлыкның чыгышы. Әнә башланмаган биш йөз көлтә бар әле шунда, төшеме чибәр күренә, кырык поттан да ким булмас. М.Гали 3) күч. Эшнең, хәлнең начарлануы. Төштә – ат... Үлемгә, диләр, Төшемгә, диләр, Китемгә, диләр, Бетүгә, диләр. Н.Арсланов |