ТӨШ IV и. 1) Урын. Ә минеке? Ә минеке ерак, Ерак әле моннан шулкадәр: Бу төшләргә килеп җитә алмый Ни бер сәлам, ни хат, ни хәбәр! Х.Туфан. Чаллыярның бу төшендә кайчандыр печәнле болыннар, кеше керә алмаслык әрәмәлекләр җәйрәп ята иде. Г.Кашапов 2) диал. Берәр кешенең яки нәрсәнең тышкы кыяфәтендәге берәр билге, чалым. Ул [сержант] аның [Мирхасның] кай төшендер танып бетерә алмый кебек иде. Х.Камалов |