ТӨШ III и. 1) Кайбер үсемлекләрнең җимешләрендә каты кабыклы орлык. Мин ул хөрмәләрне ашар идем дә төшләреннән дисбе ясар идем. М.Хәбибуллин. Каты төшле җимеш юка тиречектән, сусыл йомшак өлештән һәм җимеш тирәлегенең эчке катламы булган каты төштән тора. Биология. Караҗимешнең төшләрен алып ваклап турарга [кирәк]. Серле календарь // Чикләвек һәм башка кайбер җимешләрнең каты катлавы эчендәге йомшак өлеше. Сүз булсын өчен генә сөйләнә торган мәгънәсез һәм риялы сүзләр, төшләре алынып ташланган чикләвек кабыклары шикелле шалдыравыклы, ләкин кирәксез нәрсәләр иде. Ф.Әмирхан. Яшәгез кайгы-шатлыкның Кадерен белеп кенә, Хәтта чикләвек төшен дә Урталай бүлеп кенә. Ш.Галиев

2) сөйл. Тышча яки кузак эчендәге орлык. Тегермән көне буе тик тора, эшләми, тартырга төш юк. Р.Ишморат

3) этн. Майга салып пешерелә һәм балда катырыла торган йомры төймә формасындагы милли камыр азыгы; чәкчәк. Өйгә күз төшереп алдым: утлар яна, ыгы-зыгы килеп хатын-кызлар чабулый, бизәкле чаршаулар эленгән, ястыклар, табында бавырсаклар, төшләр. Ф.Хөсни. Һәр өйдә, хәлле хәленә карап, кызарткан күкәйләр, ашап туйгысыз тәмле, кетердәвек төшләр пешерде. Ш.Маннур. Күчтәнәчкә ул [әни] төш пешерергә ярата иде. М.Мәһдиев // Бавырсак. Күреп ятам татлы төш: әнием пешерә төш. Л.Шәех. – Әй, төш пешерәм инде мин, коймак пешерәм. – Әби, әллә нигә гасабиланган йөзен киленгә таба борып, --- капкага таба юнәлде. Л.Ибраһим-Вәлиди

4) Берәр нәрсәнең уртасы, үзәк өлеше. Күзгә күренмәслек утлы төшне Фейерверк итеп чөя белә. Шундый дәрәҗәгә җитте кеше: Теләсә, мең кояш күккә элә. Ә.Баян

5) физ. Атомның тирәсендә электроннар урнашкан уңай корылмалы үзәге. Без күк йөзендә ничә галактика, Җирдә күпме кош-корт, хайван, атом төшендә ничә нейтрон, ничә протон барын беләбез. З.Мәхмүди. Атомның төше тирәсендә чагыштырмача шактый зур ераклыкта электроннар әйләнеп йөриләр. Физика курсы

6) геол. Җир шарының уртасында урнашкан, радиусы 3500 км чамасы булган һәм кремний белән тимердән тора дип фаразланган өлеше. Җирнең төше ике катламга: эчке һәм тышкы төшләргә бүленә. Табигать белеме. Төшнең тышкы өлеше эрегән хәлдә, ә эчке өлеше каты булса кирәк. Физик география

7) биол. Үсемлек һәм хайван күзәнәкләренең иң мөһим состав өлеше. Цитоплазмада зур булмаган тыгыз тәнчек – төшчекле төш урнашкан. Ботаника. Инфузорияләрнең башка иң гади төзелешлеләрдән аермалы билгесе – күзәнәкләрендә төрле зурлыктагы, икедән ким булмаган төш булу. Биология

8) күч. Берәр нәрсәнең иң мөһим өлеше, асылы. Озын булса да, фикри төше ашалган чикләвек кабыгына охшаса да, без аларны «поэма» дип атадык. Р.Батулла

Төшкә тарту Ашлыкның төшен кибәгеннән аеру. Төш кенә Бик әйбәт, иң яхшысы, кыйммәтлесе, затлысы. Кечкенә дә төш кенә бу егет Габдулла Тукай иҗатына гашыйк. Өмет



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә