ТӨШ II и. 1. 1) Көн уртасы, өйлә вакыты. Эшендә төштән соң озак булмады Моназыйр ---. М.Хуҗин. Эчпошыргыч каникулның соңгы көннәрендә булса да туйганчы йоклыйм әле дип, төшкә кадәр урынымнан кузгалмадым. А.Әхмәтгалиева

2) астр. Теге яки бу урынның меридианы аша Кояшның нәкъ уртасы үтү мизгеле // Көньяк юнәлеше. Төш ягыннан җил исү

3) сөйл. к. төшкелек. Төшкә кайтыр алдыннан Маһриҗамал, яңадан урган булып маташып, бармагын кисте. М.Гали

2. рәв. мәгъ. Көн уртасында, өйлә вакытында. Иртә уңмаган төш уңмас, төш уңмаган һич уңмас. Мәкаль

Төш авышу (аву) Көндезге унике үтү. Буяу, пумала, кыргыч, кадак, тагын әллә никадәр кирәк-ярак төяп, төш авышкач кына кайтып төште ул. Р.Мулланурова. Төш авышуга ук әйләнеп кайтты абыйсы. В.Нуруллин. Төштән соңга калган Вакытыннан соң эшләнгән. Менә шулай ул безнең мужик халкы [күп сөйли], ә иң кирәклесе һәрвакыт төштән соңга калган була. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә