ТӨШ I и. 1) Йоклаганда күз алдына килә торган күренешләр, вакыйгалар, кешеләр һ.б.ш. Бүген төнлә бер төш күрдем: ука сүттем йомгактан; Болай матур булмас иде, җан иңгәндер оҗмахтан. М.Фәйзи. Ул сагына улын һәм сине, Төшләрендә күрә, йокласа ---. Ф.Кәрим

2) күч. Чынга ашмаслык нәрсә. Юк, юк, бу – төш, хыял, алданам! Н.Исәнбәт. Аһ, ник үрти мине хыял белән Тик тилертеп кайтмас язларым, Ник төш кенә минем шатлыкларым, Ник бетмәс өн – кайгы, газабым?! М.Җәлил

Төшкә иңү к. төшкә керү. Ул инде минем төшемә дә иңә башлады. Г.Кутуй. Төшемә тикмәгә генә иңмәгәндер бит. Г.Әпсәләмов. Төшкә дә кермәслек к. төшкә дә кермәгән. Ахун хәзрәт урынына имам булып калу – бу инде төшеңә дә кермәслек бер бәхет! Ә.Еники. Хуш исле өр-яңа костюм. Төшеңә дә кермәслек. М.Мәһдиев. Гөлмәрфуга өчен үсмер чагында ук ләззәтле көннәр бүләк иткән егетнең хәзер каршында басып торуы төшкә кермәслек хәл иде. З.Мәхмүди. Төшкә (дә) кермәгән Өмет ителгәннән күпкә артык, күз алдына да килмәгән. Туйга илле сум, мәһәренә йөз илле сум булса, башкаларның төшләренә дә кермәгән ич әле ул. М.Фәйзи; 2) Бик озак күрмәгән, очратмаган кеше яки нәрсә турында. Төшкә (дә) кермәс к. төшкә (дә) кермәгән. Тәмленең дә тәмлесе. Деликатес! Дәүләт башлыкларының да төшенә кермәс. Н.Әхмәдиев. Төшкә кермәсен Бик ямьсез, куркыныч нәрсә турында. Төшкә керү Берәр нәрсә, кеше төштә күрелү. Көзләр килде, гөлләр шиңде... Инде төшкә керәсең... Төшкә кереп, искә төшеп Үзәгемне өзәсең! Х.Туфан. Төннәремдә мине уятма син, Төшләремә кереп йөдәтмә. К.Булатова. Төш кебек (шикелле) 1) Күптән үткән, күптәннән онытыла, чит була башлаган нәрсә, эш, вакыйга турында. Ә җимерек арба калдыклары, кыйшык абзар-куралар, алты баганасы гына сураеп калган капка хәрабәсе хәзер монда чит, әллә кайчангы, сагышлы бер төш кенә кебек. Ә.Гаффар; 2) Ачык булмаган. Тик хәтерлим төшем кебек кенә Әтиемнең кайткан көннәрен, Каршыбызда басып, көлеп кенә, Кочагына алып сөйгәнен... Ш.Маннур; 3) Бик кыска. Ходаем, бу бит төш кебек кенә булып калды инде... Тагын кайчан күрермен инде мин сине?! Г.Ибраһимов. Әнә бит ул дөнья нинди, ә? Яшисең, яшисең... Ә гомер күрелеп бетмәгән төш күк кенә икән... Ә.Гаффар. Төш кую Истихарә кылу. Төштә дә күрмәү Нәрсәне яки кемне дә булса бик озак күрмәү, нәрсәгә дә булса ия була алмау; югалту. Философ, булай булса, Кубрат хан кызын төшендә дә күрмәячәк. М.Хәбибуллин. Төштә (булган) кебек (шикелле) к. төштә күргән кебек (шикелле). Төрле төстәге мәрмәр ташлар белән нәкышьләнгән бүлмәләрдә яшәү, йомшак түшәктә гамьсез рәвештә таң атканчы көн туганны көтеп яту – барысы да төштә булган хәлләр кебек кенә калды. М.Хәбибуллин. --- Нинди тәҗрибә алганын да төштә генә кебек хәтерли ул. Т.Нәҗмиев. Төштә күргән кебек (шикелле) 1) Бик кыска вакытта яки бик күптән булгандай. Галәветдин бабасы белән Гайшәбикә әбисен Миңнулла төштә күргән шикелле генә хәтерли. В.Нуруллин; 2) к. төш кебек (1 мәгъ.). Тик еллар үтә барган саен, ул көннәр ничектер чынлыкта булып үткән төсле түгел, ә бәлки төштә генә күргән кебек тоела башлады. Ә.Еники. Аның тешләрен мин төштә күргән кебек кенә хәтерлим, ә кулларын онытырга теләсәм дә оныта алмыйм, көчем җитми. М.Юныс. Краевка вокзалындагы ыгы-зыгы эчендә өзгәләнеп калган хатыннары, туганнары төштә күргән кебек кенә булып күз алдына киләләр, күңелләрен моңсуландыралар иде. З.Зәйнуллин. Төштә күрергә генә калу Беркайчан да яңадан кабатланмаслык вакыйга, хәл турында. Бу хәлләр җиргә барчасы бергә калган тик инде төштә күрергә. Г.Тукай. Урман буена чыгып, паласка кырын төшеп, озаклап-озаклап чәй эчүләр төштә күрергә генә калды. Ф.Хөсни. Төштә түгел, өндә Чынлыкта. Ышан йөрәк, инан бу кичәләр Төштә түгел өндә икәнгә... Х.Туфан. Тукта, Фазыл төштә түгел, өндә дәшә түгелме соң! Күзләрен уып, Мөнирҗан торып утырды. Н.Әхмәдиев. Бу бит төштә генә түгел, өндә дә үз-үзеңне ниндидер явыз каракошларга тотып бирү белән бер булачак! Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә