ТӨЧҮ ф. 1) Төчеләнү (1 мәгъ.)

2) Күңел болгатырлык сасу, тынчу, сөрсү. И төчегән, өшегән, Базда сакал үстергән. Табышмак

3) Озак вакытлар төче ашамлык ашаганга, аннан күңел кайту, тозлырак ашамлык теләү. Хәзер инде ул Гаҗилә борыч бирсә дә еламый, шикәр салса да төчеми. Ә.Гаффар

4) күч. Артык еш кабатланып күңелне кайтару

5) күч. Нәрсәдер тәэсирендә рухи һәм физик яктан йомшару, җебү. Мин бераз төчегән булсам да, сер бирмәс өчен: «Кая, хатыннар, утырыгыз», – дидем. Ә.Айдар

Төчеп бетү Бик нык төчү. [Камил әфәнде] халыкка каршы инде бик төчеп беткән вәгазьләр укый. Ф.Әмирхан. Бер айдан артык бит инде [аларның] тозлы аш ашаганнары юк. Күңелләре төчеп бетте. И.Гази



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә