ТӨЧКЕРҮ I ф. 1) Борын куышлыгын берәр нәрсә тынычсызлау яки кычыттырудан ихтыярсыз кискен сулыш чыгару. Ул, тагын төчкерим дип, кояшка күзен кысып караган иде, ләкин бу юлы төчкерә алмады. Һ.Такташ. Су шактый салкын иде, ул, талпынып теге як ярга чыгуга, бер-ике-өч тапкыр нык кына төчкерде. А.Гыйләҗев 2) күч. Мотор, төрле механизмнар һ.б.ш.лар тигез эшләмәгәндә, өзек-өзек тавыш чыгару. Берничә минуттан кызыл гаскәриләр төялгән йөк автомобиле, төчкерә-төчкерә, шәһәрнең борынгы үзәгенә таба юл тота иде. З.Фәтхетдинов. Алар бәхетенә, юл авыш иде, урыннан бер купкач, машина үз җае белән балчык чәчә башлады. Бер төчкерде, ике, өч! А.Гыйләҗев 3) күч. эвф. Табигый хаҗәтне үтәү. Ишәккә түшәк җәйсәң, төчкереп төшәр. Мәкаль ◊ Төчкереп бирү Мөһим дип санамау, әһәмият бирмәү. Әнә бит, Мамадыштан Миләүшә Хәйруллина да: «Төчкереп бирәбез кризисына», – дип язган. Татарстан яшьләре. Төчкереп туганнар ирон. Бик тере балалар. Төчкереп тору Куәтләү. Геолог Нарский кеше әйткәнгә генә төчкереп торырга яратмый. А.Әхмәт Төчкерә башлау Төчкерергә тотыну. Казанга җитәрәк Зөлфирәнең «мактаулы» машинасы тагын төчкерә башлады. Г.Гыйльманов. Трубканы куйгач, яңадан мониторга төбәлеп, клавиатураны эшкә җикте, һәм берничә мизгелдән янәшә өстәлдә торган принтер кәгазь төчкерә башлады. Х.Ширмән Төчкереп алу Бераз төчкерү; бер тапкыр төчкерү. Бер төчкереп алсаң, капка төбенә дә барып җитәсең... Г.Әпсәләмов. Сигез-ун малай хәтсез генә этеп баргач, мотоцикл чаф-поф килеп бер төчкереп алды да, кинәт кенә пытырдап, ук шикелле алга ыргылды. А.Гыймадиев Төчкереп җибәрү Кинәт төчкерү. Җиһанша җизнинең борынына кояш нурлары кереп кытыклады, ул борынын күтәрде дә төчкереп җибәрде. Һ.Такташ. Нәкъ шул секундта класста кемдер төчкереп җибәрде, һәм «плантаге» шул тавышка күмелде. М.Мәһдиев Төчкереп кую Бер тапкыр төчкерү. Бу юлы хуҗа алыптай авызын аз гына ерып елмайгандай итте дә алагаем бер төчкереп куйды. С.Поварисов. Куян яшеренгән җиреннән төчкереп куя. Р.Фатихов Төчкереп тору Даими, әледән-әле төчкерү |