ТӨЧКЕРТҮ ф. 1) йөкл. юн. к. төчкерү (1–2 мәгъ.). Ашка салсаң – тәм кертә, Борынга салсаң – төчкертә. Табышмак

2) з.-сыз Бертуктаусыз төчкерү. Баш та авырта, хәл дә юк. Үзе тагын төчкертә дә йөткертә. Н.Фәттах. Төчкертә, сөякләрегез «ватыла» башласа, сезгә грипп үрмәләми микән? Әтнә таңы

3) күч. Мылтык, пистолет һ.б.ш. ут коралыннан бер тапкыр ату. [Мылтыкны] турылап, теге [хыянәтчегә] берне төчкерттем. Г.Әпсәләмов

4) күч. Кемнең дә булса кәефен бозу; куркыту, өркетү. Ул кеше хәзер ире өчен елап утыра булыр; без аны юкка төчкертмик. Ш.Камал

Төчкертә башлау Төчкертергә тотыну. Исе борынга керсә төчкертә башлый, ди. Ф.Яруллин. Шуннан төчкертә башлый, борын эче йомшарып китә, томау бетә, сулыш алу иркенәя. Ватаным Татарстан

Төчкертеп алу Бераз төчкертү

Төчкертеп җибәрү к. төчкертеп кую

Төчкертеп кую Кинәт төчкертү

Төчкертеп тору Әледән-әле төчкертү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә