ТӨЧКЕРЕНҮ I ф. 1) Кат-кат, берьюлы берничә тапкыр төчкерү. Томау төшсә, салкын тисә, грипп эләктерсә, йоткылыгы һәм борынындагы нерв җепселләренең сизгерлеге күпкә арта, һәм кеше төчкеренә башлый. Гаилә календаре

2) Үзалдына төчкерү. Пошкырындым, төчкерендем, үңәчемә ут капкандай булды. Б.Камалов

Төчкеренә башлау Төчкеренергә тотыну. Ә тегеләр берсе өстенә икенчесе килеп капландылар һәм, кабат күтәрелеп, үзләренең чүплеге өстендә Гыйфрит өермәсе булып болгандылар да, тузан-өрмә куптарганнан соң, үзләре дә шуннан тончыгып, төчкеренә башладылар. Ф.Яхин

Төчкеренеп алу Бераз төчкеренү

Төчкеренеп тору Әледән-әле, беркавым төчкеренү. Иснәгәндә, ютәлләгәндә, төчкеренеп торганда сөйләшмәгез, бәлки яулык илә авызыгызны каплагыз. Р.Фәхретдин. Керпе Сәлим дә зур гына чеметем тәмәке тузанын пошкыра-пошкыра борыны эченә суырды да беравык төчкеренеп торды. М.Галәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә