ТӨЧКЕРЕК и. 1. 1) Төчкерү һәм шул вакытта чыккан тавыш. Дөрес сүзгә төчкерек. Әйтем. Исән чагында бик азындырдыгыз: һәр төчкерегенә «Ярьхәмекалла!» дип кенә тордыгыз. Б.Камалов

2) күч. Яшьрәк буын, балалар. [Гөлсем:] У-у, болар теге кыр үрдәгенең төчкерекләреме? Казан утлары

2. с. мәгъ. Юк кына, кечкенә генә. Төчкерек кенә түрә дә уч тутырып каерып акча алып калырга, хәләлне дә ришвәт белән хәрәмләштерергә тырыша. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә