ТӨЧЕ-МӨЧЕ с. 1. Төче һәм башка шундый тәмнәрдәге. Гәрәй карлыган яфрагы, керән, тагын әллә нинди төче-мөче тәмнәр килеп торган кыярларга ябышты. А.Гыйләҗев 2. җый. и. мәгъ. Һәртөрле татлы камыр ашлары. Күрше өйне урап кына чыгасы иде югыйсә, юк, әйләнебрәк кайта [Кәримә]: газета-журнал киоскысына сугыла, төче-мөче, мороженый ларёкларына кагыла. М.Хәбибуллин. Барышлый кибетләргә кагыласы, малайларга әз-мәз төче-мөче аласы булыр… А.Гыйләҗев |