ТӨЧЕЛЕК и. 1) Төче (1 – 4 мәгъ.) булу. [Кабак] төчелеге белән хәтта ачлы-туклы яшәгән кешене дә биздерә. М.Әмир 2) күч. Юмакайлык, ялагайлык. Аның йөзенә чыккан татлы төчелек белән бергә күзләренә чыккан серле хәйләкәрлекне күрүгә, Сәрви, беркадәр куркынып: «Ни булды, карт?» – дип сорады. Ф.Әмирхан. Күпләрне мин, бәлки, ошатмыймдыр. Төчелеге өчен. Ә.Синугыл-Куганаклы |