ТӨЧЕЛӘНҮ ф. 1) Төче I (1, 2 мәгъ.) хәлгә килү. Юл буе вагон ризыгы ашап күңел төчеләнгән иде, тозлы кыярны умырдык кына. М.Мәһдиев. Аларны [суүсемнәрне] яктыртылган бассейннарда үрчетәләр, ә инде су төчеләнгәч, суны аерып алалар. Химиянең киләчәге. Җәен ярга якын өлешендәге сулар боздан арчыла һәм елга суларыннан бик нык төчеләнә. Материклар һәм океаннар географиясе 2) күч. Ялагайлану, юмакайлану. – Оркестр да яллый алмагансыз, – дигән булдым, озата килгән иптәшләремә төчеләнергә ирек бирмәскә тырышып ---. Ф.Хөсни. Чыкырдап торган авыл малае Фоатны тормышта тыңлап туймаслык, ә менә яза башласа – көязләнә, төчеләнә, кылана. Т.Миңнуллин 3) күч. Сентиментальлеккә бирелү. Табигать матурлыгы белән төчеләнү Төчеләнә бару Торган саен төчелек арту Төчеләнә башлау Төчеләнергә тотыну. Баш врачның артык төчеләнә башлавын күргән кунак аның сүзен бүлде ---. М.Хәсәнов. Әмма кайбер мәхәббәт шигырьләрендә шагыйрь артык төчеләнә башлый, сентименталь хисләргә бирелеп китә. Р.Миңнуллин Төчеләнә төшү Бераз төчеләнү. – Исәнме-саумы, сөекле киленебез Сөембикә, – дип күреште Хөршидә бикә, бераз төчеләнә төшеп. М.Хәбибуллин Төчеләнеп алу Кыска вакыт аралыгында төчеләнү. Әмма мәкалә авторлары бу язманың башында гына --- шулай төчеләнеп ала ---. Безнең гәҗит Төчеләнеп бетү Бик төче хәлгә килү Төчеләнеп китү Кинәт төчеләнү. Ипиең һәркем күңеленә хуш килерлек тәмле дә, йомшак та булсын өчен, камыр артык әчеләнеп тә, кирәгеннән артык төчеләнеп тә китәргә тиеш түгел. Якты юл Төчеләнеп тору Әледән-әле, даими, билгеле бер вакыт дәвамында төчеләнү. Ләкин телевидениедә дип, төчеләнеп торасым килмәде. М.Кәбиров. Сыер савучылар үпкәләмәс дип уйлыйм, алар төчеләнеп тормыйлар бит. Ватаным Татарстан Төчеләнеп утыру сөйл. к. төчеләнеп тору. Берсе белән дә төчеләнеп утырганым юк. Ирек мәйданы |