ТӨЧЕЛӘНДЕРҮ ф. 1) Төче I (1 мәгъ.) хәлгә китерү, һәртөрле тозлардан арындыру. Биохимия дә суны төчеләндерә. Химиянең киләчәге. --- Кариб диңгезе утрауларында диңгез суын төчеләндерү ысулы кулланыла ---. География. Кайбер илләрдә диңгез суыннан химик матдәләр алалар һәм суны төчеләндерәләр. Материклар һәм океаннар географиясе 2) күч. Мактау сүзләре кыстыру, үтә ягымлы итү. Хәбир, юри тавышын төчеләндереп, түтигә текәлде. А.Әхмәтгалиева Төчеләндерә башлау Төчеләндерергә тотыну Төчеләндерә төшү Бераз төчеләндерү Төчеләндереп алу Тиз генә төчеләндерү Төчеләндереп бетерү Бик төче итү, тәмам төчеләндерү Төчеләндереп җибәрү Кинәт төчеләндерү Төчеләндереп тору Әледән-әле төчеләндерү |