ТӨЧЕ I с.1. 1) Тозсыз. Ике капкачлы төче сулык моллюсклары --- 10 – 25 мм озынлыкта. Биология: хайваннар. Һәр киловатт егәрлеккә бер куб метр төче су алырга мөмкин! Химиянең киләчәге 2) Тозы аз булганга яки бөтенләй булмаганга, үзенчәлекле тәмен югалткан. Һәрвакыт бертөрле, төче, тәмсез азык ашау аппетит кимүгә һәм ашказаны бозылуга китерә. Робинзон эзләреннән // Тоз, әче тәмләткечләр салып әзерләнгән: киресе: әче. Бу бер дә йорт сырасына охшамый ла: бер яктан караганда, ачы, икенче яктан караганда, төче, әллә нинди әчкелтем-төчкелтем тәмнәр килә. Г.Камал 3) Чүпрә салмыйча әзерләнгән, әчетелмәгән (камыр ашлары тур.). Пешекчеләр мичне караган иде, бер төче күмәч белән бер үрдәк юк. Әкият. Чатыр-чотыр май кыздыруга, өйгә җәелгән тәмле искә карап хөкем йөрткәндә, төче коймакның шәп булуы шиксез иде. Ф.Хөсни. Төче прәннекләрне иттарткычтан чыгарырга һәм сода кушарга [кирәк]. Серле календарь 4) Шикәрле, баллы, татлы. Ул кадәр баллы нәрсә булгач, бик төче нәрсә булып, безне бөтенләй үтләтеп бетермәсә ярар иде дип куркам. Г.Камал 5) Күңелгә авыр, күңелне болгата торган (ис тур.). Бөтен бүлмәләргә әллә нинди дару исе – төче, борынны ярып керә торган бер ис тулган... Г.Исхакый. Ландышлар нечкә сабакларына кечкенә ак кыңгырауларын тезгән, алардан бөтен урманга куе төче ис тарала. К.Тәхау 6) күч. Күңел болгатырлык юмакай. «Тәрҗеман» гәзитәсенең һәр нумирында мәгариф вә тәрәкъкые милләт өчен чаралар эзләү лязем идеке, мәгарифсез милләт – җансыз кеше кеби улдыгы ачык-ачык иттереп, кайвакыт бик ачы, кайвакыт төче гыйбарәләр берлән мәкаләләр күренә башлады. Г.Исхакый. Мин бу хәтле ясалма һәм төче сүзләр ишетергә тиешмени соң? Н.Гыйматдинова 7) күч. Үтә сентименталь, чамасыз назлы. Моңа кадәр басылып килгән, җиңел укылып та тиз онытыла барган --- кайбер төче мәхәббәт романнарыннан аермалы буларак, [«Ханым-солтаным»] конкрет шартларга бәйле, тормышчан әсәр. Л.Ихсанова 2. и. мәгъ. 1) Чүпрә салмыйча әзерләнгән камыр. Чәкелтәк төчедән була. Ф.Баязитова 2) Тормыш итү өчен жиңеллек; бертөрле шатлык, рәхәтлек. Әнә Вәли бай: «Ярый, туган, – ди, – дөньяның ачысы да булды, төчесе дә булды». Г.Ибраһимов 3) Шикәрле, татлы ашамлык. Куй, куй, әчесеннән, төчесеннән мул итеп куй. Т.Гыйззәт 4) диал. к. төчлегән 3. рәв. мәгъ. 1) Юмакай итеп, ялагайланып. Хатыңны син бик нечкә, әйтергә яраса, бик төче язгансың. Г.Кутуй. Ишектән песи шикелле генә кердем дә бик төче итеп исәнләштем. Т.Нәҗмиев. Аның каршысында, берни булмагандай, тагын баягыча төче елмаеп, Сәйфи басып тора. Г.Бәширов 2) төчегә Чүпрә салмыйча, әчетмичә. Төчегә пешерү ◊ Төче коймак 1) Күп һәм тәмле ашаучы кеше. Минем ирем аклар белән сугышканда үлде, ярлылыгым зур, ул төче коймакның [мулланың] корсагын тутырырга миннән иген сорау оят түгелме? Г.Толымбай; 2) Артык ярарга тырышучы, ялагай, юмакай, тиз туйдыра торган кеше. Я, төче коймак, дөресен әйтәсеңме, юкмы? Ж.Вәлиди. Төче корсак Төче, татлы әйбер генә ашарга яратучы кеше. Төче күмәч к. төче коймак. [Егет] авылның пешеп җитмәгән төче күмәче түгел микән? Г.Мөхәммәтшин. Төче тел(ле) Бик йомшак, мактап сөйләшүче; юмакай кеше. Ачы тел – хак агайда, Төче тел – ялагайда: Төче тел бик кирәк була Тәлинкә ялаганда. Н.Арсланов. Төче телләнү к. төче теллеләнү. Самавыр кайнап чыкканны көткән арада, Габделхәлим шактый ук төче телләнеп сөйләп алып китте. Г.Ахунов. – Букетың бик матур, миңа бүләк ит әле, Гөлфия, – диде Гамир. Өмет итми инде, төче телләнә генә. Р.Айзатуллин. Төче теллеләнү Ярарга тырышып, бик йомшак итеп, мактап сөйләү, юмакайлану. Миңсылу ире тирәсендә төче теллеләнеп: «Сиңа әйтәм, әллә бүген аш тәмсез булганмы? Нигә, җаным, ашамыйсың?» – [ди]. К.Тинчурин. Төче теллелек Юмакайлык. Без дә бер кешедәй дус булыйк, Алла яратсын өчен; Эрелек, төче теллелекне ташлыйк, Алла яратсын өчен. Г.Тукай |