ТӨТСЕНҮ ф. диал. 1) Сизү. Авыртуны төтсенү 2) Калтырану, туңу, өшү 3) Көтелмәгән сүз-хәбәр, хәрәкәт һ.б.ш.дан бик нык тәэсирләнү. Ишеткән яңалыктан төтсенү Төтсенә төшү Бераз төтсенү Төтсенеп алу Кыска гына вакытка төтсенү Төтсенеп җибәрү Аз гына төтсенү Төтсенеп тору Күпмедер вакыт төтсенү; хәзер, әле төтсенү. Тормышта бик сирәк зарлана торган әнисенең бөтенләй чит-ят кешегә, җитмәсә пыялачыга, үз нужасын сөйләвен ишетеп үртәлгән Һади бер читкәрәк китте һәм еракта төтсенеп торган кешене күрде, әлбәттә, бу Маһирә иде. А.Гыйләҗев |