ТӨТЕНСУ с. 1) Төтенгә охшаш, төтен сыман. Ел тәүлегендә бертуктаусыз диярлек исеп торган ачы җилләр, төтенсу томан, тузан төсле вак яңгыр, җепшек кар, кислород кытлыгы, авыр эш – болар барысы да көннәр, айлар үтү белән кешене шулхәтле изә, миңгерәүләтә: ул яшәүгә өмете тәмам өзелгән, дәрте бөтенләй сүнгән бер җан иясенә әверелә. Г.Әпсәләмов. Күл өсте төтенсу томан эчендә иде. М.Галиев 2) Төтен төсендәге. Аңа «Ролекс»ның зурлыгы, матур ялтыраган алтыны, төтенсу платина циферблаты, төнлә яктырып торучы телләре һәм, әлбәттә, үтә төгәл йөрүе ошый иде. Р.Мирхәйдәров |