ТӨТЕНСЕЗ с. 1. Төтене булмаган; төтен чыгармый торган. Коръән мәгълүматлары буенча, җеннәр төтенсез уттан барлыкка китерелгәннәр ---. Ф.Урманче 2. рәв. мәгъ. Төтен чыгармыйча. [Нобель А.Б.] төтенсез шартлый торган дарының составын эшләгән. Химия. Өйгә керерлек түгел, төтенсез яна. Сөембикә ◊ Төтенсез авыл Зират, каберлек. Төтенсез авылга хат керми. Мәкаль. Күрәсең, миңа төтенсез авылга китәр вакыт җитәдер инде. Г.Бәширов. Бу тыныч төтенсез авылга тагы кемнәрдер күчкән… Р.Габделхакова |