ТӨТЕНЛЕ с. 1) Төтенләп торган. Китегез, китегез күз алдыннан --- әсир тулы үлем бараклары, укшыткыч төтенле зәһәр крематорийлар!.. Ш.Рәкыйпов. Ул кайткач, дәфтәрләр дә, кызыл төтенле танклар да онытылды. Д.Аппакова

2) Төтен белән пычранган, төтен катнашкан. Минем бер кабар җирем дә калмады: суыгыз исле, һавагыз төтенле, юлларыгызны сумала каплаган… К.Тимбикова. --- Казандагы бүгенге төтенле һаваны иснәү көненә ике тартма тәмәке тартып бетерүгә тиң икән. Татарстан яшьләре. Киңәш-табыш иткәч, алар төтенле, тузанлы шәһәрдән туган авылларына кайтырга булалар. Яңа тормыш // Төтен тулган. Бу төтенле, буталчык халыклы бүлмәдән тизрәк таярга әйбәт сылтау булып төште. Г.Ибраһимов

3) Төтен исе сеңдерелгән, төтен белән ысланган. --- Әйдәгез урманга, төтенле ит ашарга! А.Гыйләҗев. Һәрхәлдә, төтенле ризыкның тәмен татып караган инглиз журналистлары шулай дип тәкрарлый. Ватаным Татарстан

4) махс. Селитра, күкерт һәм агач күмере катнашмасыннан торган. Төтенле дары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә