ТӨТЕНЛӘ’Ү ф. 1) Янып, пыскып төтен чыгару. Көйгән кәгазь исе дә шикелле, чүпрәк төтенләгән дә кебек. Г.Бәширов. Үзем һаман аксак-туксак әле, Эчтә кисәү һаман төтенли. Ш.Маннур 2) Төтен белән тутыру. Бүлмәне тәмәке белән төтенләү 3) Атканнан соң утлы коралдан төтен чыгу. Кыр казлары елап кузгалдылар, Төтенләде мылтык көпшәсе. В.Фатыйхов. Бушаган гильзалар, төтенләп, аяк астына тәгәрәде. Х.Ибраһим 4) сөйл. Тәмәке тарту. Алар нәрсә турындадыр иренеп кенә сөйләшеп утыралар һәм юан итеп төргән самосадкалары белән мәрхәмәтсез төтенлиләр. А.Шамов Төтенләп алу Бераз, кыска вакыт эчендә төтенләү. – Юк инде, сентябрьдә алай кыланып булмый, – диде ул, папирос тартмасын чыгарды, – төтенләп алмыйбызмы? И.Гази. Метрода бернинди янгын да чыкмады, бер вагонда электр чыбыгы төтенләп алды. Татарстан яшьләре Төтенләп бетү Бик каты төтенләү Төтенләп тору Даими яки берникадәр вакыт төтенләү; әле, хәзер төтенләү. Аның күз алдына ашлык һәм корал төягән фронтка чабучы поездлар, төтенләп торган заводлар килә. Г.Бәширов. Сәйфулла бер Миңлебайга, бер төтенләп торган чокырга карап алды һәм һава дулкыныннан ауган «максим»ны торгыза башлады. З.Зәйнуллин Төтенләп утыру к. төтенләп тору. Кырау көйдергән бәрәңге басуларын, юантык кибәннәрне, майлы таба исе катыш төтенләп утырган морҗаларны, кызгылт-чуар урманнарны, киртә буена арканлаган ялкау, йокымсыраган бозауларны, су буендагы кара мунчаларны коточкыч биеклектән карап, торналар китә. М.Мәһдиев. Әлеге вулкан инде 2009 елның маеннан бирле төтенләп утырса да, моңа кадәр аның ныклап «кызып киткәне» булмаган. Татарстан яшьләре Төтенләп яту к. төтенләп тору. Төтенләп яткан шәһәр-авыллар, җир өстенә сибелгән яңа каберләр – болар һәммәсе дә күз алдында әле ---. М.Галәү. Артта, шактый еракта, кап-кара таш-тузан эчендә, Магнитка төтенләп ята иде. Ф.Бәйрәмова Төтенли башлау Төтенләргә тотыну. [Хуҗа] газетадан «кәҗә аягы» ясап төтенли башлады. Н.Дәүли. Көтмәгәндә күптән сүнгән крематорий мичләре төтенли башлады. Г.Әпсәләмов |