ТӨТЕН и. 1) Берәр нәрсә янганда чыга торган аксыл зәңгәр, каралҗым һ.б. төстәге газ. Ә морҗадан нәзек кенә булып сузылган төтен күк караңгылыгына кереп югала. Ф.Кәрим. --- Бүлмә тәмәке төтене белән тулган, һәм шул төтен эчендә унлап кеше ду килеп сөйләшеп утыралар иде. В.Нуруллин 2) Сизелер-сизелмәс кенә күренә торган газ. Бу төтен – вак кына аммоний хлориды кристаллы. Неорганик химия 3) Махсус җайланмалардан якын-тирәдәге объектларны дошманнан яшерү өчен чыгарыла торган болыт, куе газ. – Төтен шашкаларын кабызып, суга ташла! – дип команда бирә Заһидуллин. Г.Әпсәләмов 4) тар. Авылдагы йорт, хуҗалык саны. Ул чагында бистә йөз егерме төтеннән артмагандыр. К.Нәҗми. Бер көнне төтен налогы җыючы Исмәгыйль түрә килеп керде. Казан утлары 5) күч. Ялган хәбәр, сүз. Мондый коткы дошман ягыннан, Кулак чыгара мондый төтенне ---. Ф.Кәрим 6) күч. Берәр нәрсәне әйтүче, сөйләүче кеше; чыганак. [Нәсимә:] Бүләге нәрсәдер бит әле, Мәйсәрә, әйеме? [Нурия:] Төтене бу яктан икән (Мәйсәрәне күрсәтә). К.Тинчурин 7) күч. Берәр нәрсәнең куркыныч билгесе, чагылышы. Әх, куркак җан, сугыш төтененнән Котың чыгып, артка качтың син. Ш.Мөдәррис ◊ Төтен булу 1) к. төтен булып очу. Ахырда бер көн Китте өстән кара төн, Залим патша тәхетләре Янып булдылар төтен. Г.Камал; 2) Нык исерү. Эчеп төтен булган карт кыз күзен дә ача алмый иде. Н.Гыйматдинова. Төтен булып очу 1) Бөтенләй юкка чыгу, эзсез югалу. Аннары авыл кешеләренең абзар-куралары, мунча-келәтләре төтен булып күккә оча башлады. Г.Гыйльманов; 2) Дәрәҗә төшү. Төтенгә чәчелү Төтен сулап тончыгу. Төтене дөрес Дөрес сөйләүче. Моны ишеткәч, Наилә күтәрелеп бәрелде: төтене дөрес иде бүген хатынның! А.Гыйләҗев. Төтене йөрү Берәр нәрсәне аңларлык, белерлек дәрәҗәдә булу, берәр нәрсәдән хәбәрдар булу. [Китапларның] икесеннән дә бернәрсә аңлар хәл юк. Урысчасына төтен йөрми, татарчасына язучының үзенең төтене йөрмәгән. М.Фәйзи. Төтене куе чыгу Дус яшәү. Электән үк әтәче дә күкәй сала торган ике нигез бергә кушылгач, төтеннәре куе чыга башлады боларның. Ш.Рәкыйпов. Төтене кыек Ялган сөйләүче, дөреслекне яшерүче. Төтене кыек чыгу Дөрес сөйләмәү, хәйләләү, ялганлау. Төтене туры Дөресен сөйләүче, турыдан-туры әйтүче. Төтене туры (дөрес) чыгу (йөрү) Дөрес сөйләү, турыдан-туры әйтү; дөреслеккә туры килү. Хәйбуш бу сүзләрне ярым курку, ярым кызыксыну аралаш тыңлап торды да: «Һе! Төтене туры чыга түгелме соң моның...» – [диде]. К.Нәҗми. Төтен җибәрү Берәр нәрсә турында кемдә дә булса ялгыш фикер тудыру; алдау. Мәсәлән, һәрбер мещан төтен җибәрергә, мактанырга ярата. М.Зәкиев. Төтен йоту к. төтен чыгару (1 мәгъ.) Үзе дә гарык инде ул төтен йотып җан тынычлыгы табарга омтылудан. Ә.Моталлапов. Төтен кушу Дөрес булмаган мәгълүмат кушу; ялганлау; арттыру. Һайгануш чукындыру турында төтен кушып сөйләде. Р.-Н.Гүнтәкин. Төтеннән котылам дип утка төшү Бер авыр хәлдән чыгып икенчесенә эләгү. Төтеннең кайсы якка авышканын шәйләү Мәсьәләнең асылын аңлау. [Мәктәптә] төтеннең кайсы якка авышканын шәйләмиләр дип уйлыйсыз. Совет әдәбияты. Төтен очыру 1) Тәмәке тарту; 2) к. күзгә төтен җибәрү. Төтен санау 1) Юк-бар, файдасыз эш белән шөгыльләнү; 2) Гайбәт сөйләү. Сезнекеләр урамга төтен санарга чыгып киттеләр. Х.Садри. Төтен тавы Тормышка ашмаячак зур планнар, вәгъдәләр. Төтен тавы тоттыру Бик каты алдау. Төтен чыгару 1) Тәмәке тарту. Дөрес, тәмәкене Гаяз да, мин дә чынлап тартмый идек, тарту дигәнебез төтен чыгару гына иде. М.Әмир; 2) Бушка гомер уздыру. Без дә, яшибез дип, төтен чыгарып йөрибез икән, селкенеп. А.Гыйләҗев; 3) Үз йортын, үз хуҗалыгын алып бару. Менә шулай итә-итә, ниһаять, үзебезнеке дигән куыш та булды... Үз башыбызга төтен чыгара башладык. И.Салахов. Төтен чыгу Эш бик күп булу. Төтен чыкканчы Бик күп, бик каты (эш эшләү тур.). Төтен эчү иск. Тәмәке тарту. Ут кабызмый ул, төтен эчкәндә, иптәштән элек; Әүвәле аңгар суза: икрам вә хөрмәт күрсәтә. Г.Тукай |